Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Көн дә иртән бал кап!

Көн дә иртән шулай эшләсәгез, сәламәтлегегез нык булыр.

Телне чистатырга кирәк. Бу бик файдалы. Әмма күпләр аны кирәксенми. Эш шунда: телдә бик күп бактерияләр туплана һәм алар ашказаны-эчәклек трактына эләгергә, яки авыз куышлыгы авыруларын барлыкка китерергә мөмкин. Телне гадәти теш щеткасы белән чистартырга була.

 

Иртәнге аш алдыннан бал кабыгыз.

Ашарга ун минут кала, бер чәй калагы бал кабып, артыннан су эчеп куегыз. Бу ашказанын ризыкны кабул итәргә әзерли, аның кислоталылыгын, шулай ук холестерин күләмен киметә. Болардан тыш, бавыр эшчәнлеген яхшырта, иммунитетны ныгыта, кәефне күтәрә.

 

Авызны водород перекисе белән чайкату.

Моны иртәнге ашны ашагач ук эшләргә кирәк. 50 грамм саф суга 5-7 тамчы 3 процентлы перекись эремәсен салып болгатыгыз. Бу авыздагы исне бетерә, теш һәм урт авыруларын булдырмаска ярдәм итә һәм тешләрне агарта.

Чыганак

Фото: reepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев