Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кофеның нинди файдалы үзлекләре бар?

Кофе уртача күләмдә кулланганда өлкән кеше организмына зыянлы түгел, ә, киресенчә, файдалы.

Бу хакта агроном, чәй һәм кофе буенча белгеч Елизавета Тихонова сөйләде.

Эчемлек яшь организмга да уңай тәэсир итә. Әмма кофеин күләме күп булу сәбәпле, күп процессларны көчәйтә, шуңа күрә балаларга аны эчәргә киңәш ителми, дип аңлатты белгеч.

Чәйнең организмга йогынтысы кофе белән чагыштырганда дәвамлырак — ике сәгать урынына сигез сәгать, әмма кофе тагын да көчлерәк йогынты ясый. «Бер чынаякка 8 грамм кофе салына, бу шактый күп, организм активлаша. Йөрәк, баш мие ике сәгать югары режимда эшли», — диде Тихонова.

Кофега шикәр, сөт яки башка өстәмәләр салган очракта гына өстәмә энергия алырга мөмкин. Шул ук вакытта кофеда B төркеме микроэлементлары һәм витаминнары бар, алар кофе бөртекләрен кыздырганда да югалмый. Моннан тыш, ул С витаминын үзләштерүгә ярдәм итә, дип өстәде белгеч.

Фото:  http://pixabay.com

Чыганак: https://tatar-today.ru/2020/02/56938/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев