Көндез ник йокы килә?
Көндез йокы килүдән интегүчеләргә табибка күренергә кирәк.
Көндез йокы килү сәбәбен сомнолог табиб аңлата. Көндез йокымсырау яки гиперсомния тәүлегенә сигез сәгать йоклаган кешеләрдә дә була. Әгәр кеше төнлә гырласа, гырлау кыска вакытка сулыш алу тукталу белән бергә булса, көндез кеше йокымсырый башларга мөмкин. Гырлаганда сулыш алу тукталганда, кислород җитмәгәч, баш мие уянып ала.
«Тынгысыз аяклар» синдромы да көндез йокы килү сәбәбе була. Мондый кешеләр гел аякларын, кулларын селкеткәли.
Д һәм В витаминнары, тимер җитмәсә дә кеше көндез йокымсырый.
Әгәр көндез йокы килүдән өч ай чамасы интексә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди табиб.
Фото: pixabay.com
Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/25-10-2020/k-ndez-nik-yoky-kil-5777480
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев