Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Көнбагыш йөрәкне ныгыта

Көнбагыш авыр эштә эшләүчеләргә, спорт белән шөгыльләнүчеләргә аеруча файдалы.

Көн саен 100 г көнбагыш төше ашау йөрәк-кан тамырлары системасы һәм бавыр авыруларыннан саклый. Яра, җәрәхәтнең тизрәк төзәлүенә ярдәм итә, шуңа да сөяк сынганда да алыштыргысыз ризык булып тора.

Симерүдән интеккән кешеләргә көнбагыш артык холестеринны чыгарырга булыша.

Көн саен 1 уч көнбагыш ашасаң, чәч ныгый, ялтырап тора башлый. Чөнки көнбагыш җиңел эшкәртелә торган цинкка бай.

Кыздырылмаган көнбагыш йокыны яхшырта.

Көчле ютәл борчыганда, көнбагышны кыздырып изәләр. 2-3 аш кашыгы порошокны 0,5 литр баллы суга салып сыеклык 0,4 литрга калганчы кайнаталар. Төнәтмәне сөзеп, ашар алдыннан көнгә 3 мәртәбә 1әр аш кашыгы кабул итәләр.

Кан басымы уйнаганда һәм атеросклероздан саклану өчен көнбагышны (0,5 литрлы банка белән алырга) кәстрүлгә салалар, 2 литр су өстиләр. 2 сәгать сүлпән утта кайнаталар. Төнәтмәне сөзеп, көн дәвамында эчәләр. 2 атна дәваланалар. 5 көн ял иткәч курсны кабатлыйлар. Кан басымы җайга салынганчы дәваланалар.

Көнбагыш сару кайнауны да баса.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев