Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Көнбагыш ашауның нинди зыяны бар?

Кыздырган көнбагышта картайта торган матдәләр була.

Медицина фәннәре кандидаты, Мәскәү дәүләт университеты клиникасы эндокринологы Зөһрә Павлова көнбагыш ашауның куркыныч үзлекләрен әйтте.

Табиб сүзләренчә, көнбагыш орлыкларында майлы кислоталар, аеруча Омега-6 күп була. «Дәвалый торган Омега-3 тән аермалы буларак, Омега-6 организмдагы ялкынсынуларны көчәйтә, өстәвенә, әле ул беренче булып үзләштерелә», — ди Павлова.

Көнбагыш бик калорияле. Кыздырган көнбагышта картайта торган матдәләр була.

Павлова көнбагышны «шакшы» ризык дип атый, аларда паразитларның күкәйләре булуын искәртә.

Көнбагыш тешләрне боза. «Стоматологлар көнбагыш чирттерергә яратучыларны тештәге ярыкларга карап аңлый. Бу вак ярыклар гына түгел, бөтен теш буена сузылган ярыклар була», — ди табиб.

Эндокринолог Татьяна Бочарова көнбагыш орлыкларында майлар күп булуын, алар ашказаны җәрәхәте яки гастритны көчәйтүен сөйләгән иде. «Көнбагыштан аппендицит була дигән сүз — миф», — дип өстәде ул.

Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев