КЛЯРДАГЫ ТАВЫК
Кляр өчен кирәк булачак: ярты стакан сөт, 1 йомырка, ярты стакан он, ярты бал кашыгы тоз. Кляр каймак (сметана) куелыгында була.
Тавык филесын кисәкләргә турап, тозладым.
Аннан тавык кисәкләрен клярга манып, кызган майлы табада ике ягын да пешерәбез. Майда пешкәндә бер-берсенә тиеп торырга тиеш түгел, берүк ябышмасын.
Артык мае сеңсен өчен, кәгазь салфеткага куйдым.
"Тавыгы пешеп бетәме соң?", дип сораучыларга, бу юлы махсус сезнен өчен кисеп, фотога төшердем.
Тәмле булсын!
Рецепт авторы – Эльмира Нигъмәтҗанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев