Кишер канны арттыра, томауны бетерә, йөрәкне ныгыта
Кишер ашагач, авыз куышлыгы микроорганизмнардан чистара. Ангина, стоматит, грипп булганда, кишер согы белән авызны һәм тамакны чайкыйлар.
Томау төшкәндә, 4 өлеш кишер согына 3 өлеш үсемлек мае, 1 өлеш сарымсак согы кушып, борынга тамызалар. Аны көненә 3-4 тапкыр, өчәр тамчы тамызасы. Тавыш беткәндә, бер кишерне турап, ярты литр сөттә пешереп сөзәсе дә шуны җылы килеш аз-азлап эчәсе, тамакны чайкыйсы. Кишер согының тәме ошамаса, 1 кисәк лимон салырга да мөмкин. Кишер согы йөрәк мускулының арыганлыгын баса, яшелчәдәге кобальт тозлары исә кан басымын җайга сала, гемоглобинны яхшырта, В12 витаминын эшләп чыгарырга булыша. Миокард инфарктыннан соң 2-3 атна үткәч үк кишер согы эчә башларга ярый.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев