Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Хюгге: бәхетле булу сәнгате

Без туганнан бирле бәхетле булырга өйрәнәбез.

Әле кайчан гына бөтен ил белән кытайлардан күреп фэн-шуй буенча яшәп алдык, Ци энергиясенең көченә ышандык. Һиндлардан күреп йога белән шөгыльләндек. Японнарның дзены бәхеткә юл күрсәтүче маяк булды. Хәзерге вакытта янә бер бәхет рецепты модага керде. Аны Дания халкы уйлап чыгрган. Ул хюгге дип атала. 

Hygge сүзе Дания халкы теленә XIX гасыр башында кулланылышка керә. Ул норвегларның «иминлек», «муллык» дигәнне аңлаткан сүзләреннән алына. Бу төшенчә бәхет белән бәйле тәэссоратларны, шул атмосфераны тасвирлый. Әлеге фәлсәфәнең трактатын Даниянең Бәхетне тикшерү институтына нигез салучы һәм аның җитәкчесе Майк Викинг «Hygge. Дания халкының бәхет сере» дигән китабында җентекләп яза. 

 

Ни өчен бәхетне нәкъ менә даниялеләр тикшерә?

 Дания дөньяның иң имин илләре исемлегенә керә. Гәрчә Скандинавия илләрендә кояш сирәк кунак, иң зур салымнар – анда, ә менә кешеләре – бәхетле. Социологик тикшеренүләр Дания халкының Европадагы иң бәхетле халык булуын раслый. Бәс, шулай икән, димәк, үзеннән-үзе хюгге феномены турында белергә теләүчеләр дә күп. 

Даниядә махсус хюгге-турлар оештырылган. Алардан күреп, хәзер күп илләрдә хюгге стилендә кафе һәм кибетләр барлыкка килә, Британиянең бер колледжында Дания хюггесы дигән махсус курс укытыла. 

Майк Викинг хюгге әйберләр белән бәйле түгел, ул атмосфера, хисләр аша тоемлана – өйдә булу, яраткан кешеләреңнең якында булуы, тынычлык хисе, мәсәлән. 

Хюгге – тормышның гадәти рәхәтлеген кадерләү, мизгел тәмен белү сәләте ул. Шул ук вакытта кесә калынлыгы тыйнак кына да булырга мөмкин (хәтта шулай булырга тиеш тә). Биредә киресенчә: тормыш никадәр ялтыравык булса, хюгге дәрәҗәсе шуның кадәр кимрәк. 

 

Хюгге билгеләре

Хюгге тәме – таныш, рәхәт, тынычлык бирә торган. Чәй икән, димәк, бал белән, печенье икән, тәмле глазурь белән, рагу икән, димәк, тәмләткечләр кушып пешерелгән. 

 

Хюгге авазлары – чытыр-чытыр итеп яна торган утын, тынычлыкта       гына ишетелә торган тавышлар: яңгыр тамчыларының тып-тып итүе, тәрәзә артындагы җил сызгыруы, агачлар шавы, идән шыгырдавы. 

 

Хюгге исе – рәхәт мизгелләрне искә төшерә торган исләр. Сирень исе, яңа пешкән ипи, агач җиһаз, Яңа ел чыршысы, әнинең хушбуй исләре.

 

Хюгге күренешләре – кояш чыгышын, баюын, учак ялкыннарын, кар яуганны, пыяла буйлап агып төшкән яңгыр тамчыларын күзәтү. 

 

Шулай да ничек бәхетле булырга?


Хюгге рецептларының иң мөһим өлеше – янып торган шәмнәр. Даниялеләр өчен хюгге булдыру өчен берничә шәм кабызып кую да җитә. Бәхет тикшерү институты сораштырулары күрсәткәнчә, Даниянең 28 процент халкы көн саен шәм яндыра. Берьюлы бишне. 

Тагын бер ысул – рәхәт яктылык булдыру. Даниядә елның яртысында яңгыр ява, шуңа да бу ил кешеләре яктылык утраучыклары ясарга ярата. Лампалар җылы гәрәбә ут бөркергә тиеш. 

Уңайлы почмак кирәк. Hyggekrog – аш бүлмәсендә яки залда рәхәт итеп вакыт үткәрә торган урын. Ул даниялеләрнең һәркайсының өендә бар. Риелторлар аны сатыла торган фатирның бер өстенлеге итеп күрсәтә хәтта.

Мондый урын өчен киң тәрәзә төбе туры килә, анда күп итеп йомшак мендәрләр, җылы пледлар ташлыйлар. Бу урында кичләрен тәмле итеп чәй эчәргә, кар яуганны карап утырырга, китап укырга була.  

 

Дуслар белән кич утырулар

 Даниячә бәхет рецепты гади: эш белән шәхси тормыш арасында баланс сакларга кирәк. 

 

Майк Викинг: «Башка кешеләр белән үткәргән вакыт – хюггеның мөһим бер өлеше». 

Даниядә халыкның 78 проценты атнага бер тапкыр дуслары, гаиләсе белән очраша. Хюгге өчен иң яхшы компания – өч-дүрт кеше. 

Дуслар белән очрашу үзара кайгыртучанлык, тынычлык белән сугарылган. Монда тигезлек хөкем сөрә: берәү дә игътибарны үзенә генә таләп итми, баш булырга омтылмый. Кунаклар хуҗага ашарга әзерләргә ярдәм итә, соңыннан тәртип тә урнаштырырга булыша. Мондый атмосферада һәркем үзе булып кала, һәркемгә рәхәт. 

Якынаю өчен уртак хатирәләр һәм традицияләр булдырырга мөмкин. Мәсәлән, һәр айның беренче якшәмбесендә очрашырга яки җәйнең беренче көнендә пляжга пикникка чыгарга була. 

 

Тәмле ашагыз

Хюгге белән диетаны бер чыбыктан сөреп булмый. Баллы әйберләр, кофе, кайнар шоколад, зефирлы куе какао, хуш исле пешкән әйбер – болар барысы да хюгге. Ә менә кәбестә салаты... алай ук түгел. 

Тәмле ашау кыйммәт булырга тиеш түгел. Үзең пешергән кура җиләге кайнатмасы фуа-гра яки кыйммәтле ресторанга караганда «хюгге»рак. 

Майк Викинг: «Бәхетне сатып алып булмый, ләкин пирожноены сатып алып була. Ә болар икесе бер нәрсә диярлек. Һәрхәлдә, безнең баш мие шулай дип кабул итә».  

Ләкин шуны истә тотыгыз: корсак тутырганчы ашау – хюгге түгел. 

Хюгге ризыгы әзерләү – күбрәк  процессы белән ләззәтләнү ул. Үзең пешергән әйбер бигрәк тә тәмле тоела. Дуслар белән кулинария остаханәсе оештырырга да була. Бергәләп рецепт сайлыйсыз, кем нәрсә алып килә – алдан билгелисез. Аннан соң сөйләшә-сөйләшә бергәләп әзерлисез һәм бергәләшеп ашыйсыз. 

 

Җиңел һәм гади итеп киенегез

Дания халкы матур да, гади дә итеп киенә белә. Бу да хюгге. Ничек була соң ул хюггеча киенү?

Зур шарф сатып алыгыз (бөтен кешегә дә елның теләсә кайсы вакытында бара), кулдан бәйләгән иркен свитер яки кардиган сайлагыз, чәчегезне ничек туры килә, шулай җыеп куегыз, катлы-катлы киенегез (Даниядә һава торышы көнгә берничә тапкыр алышына).

 

Плед, фарфор чынаяк яки иске урындык сатып алыгыз

Даниянең ун кешесенең тугызы хюггены өйдә барлыкка килә дип саный. Моның өчен уңайлылык булдырырга кирәк. Уңайлы почмактан тыш, хюгге камин (гап-гади мич тә ярый), агач һәм винтаж предметлар, пледалар һәм йомшак мендәрләр, керамик һәм фарфор әйберләрдән җыела. 

 

Майк Викинг «ашыгыч хюгге ярдәме» өчен «аптечка» туплап куярга киңәш итә. Кирәк вакытта ул ял иттереп, күңел тынычлыгын кайтарырга ярдәм итә. Болар – шәмнәр, тәмле шоколад, тәмле чәй, китап, фильм яки сериал, джем, җылы оекбашлар, свитер, матур блокнот, йомшак плед, музыка, фотоальбом. 

 

Хюгге өчен тагын нишләргә? 

1. Өстәл уеннары уйнагыз. 

2. Яраткан фильмыгызны карагыз. 

3. Учак янында утырышыгыз. 

4. Ачык һавада кино карагыз. 

5. Тау шуыгыз. 

6. Велосипедта йөрегез. 

7. Матур урынга пикникка чыгыгыз, үзегез белән тәмле әйберләр алырга онытмагыз. 

8. Кайнатма ясагыз һ.б. 

9. Күрүебезчә, хюгге безгә әллә ни ят нәрсә түгел: яңгыр тавышлары, тәмле чәйләр, велосипед, гаилә... Димәк, бәхетле генә буласы калды! 

Фото: http://pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/belmesen-bel/khyugge-bkhetle-bulu-sngate

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев