Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Хуҗабикәләргә берничә киңәш

Көндәлеккә берничә киңәш тәкъдим итәбез

• Яңа ипине юка телемнәргә яхшы кисәр өчен пычакны кайнар суга 1-2 минутка тыгып торыгыз.

• «Оливье» салаты барлык кешеләргә дә җитсен өчен, аның нигезе итеп бәрәңгене алыгыз. Ничә кеше ашаса – шуның кадәр санда бәрәңге алыгыз.

• Чили борычын турар алдыннан кулыгызны үсемлек мае белән ышкыгыз. Алай борычның әче суы тирегезгә үтеп керә алмас.

• Май чәчрәмәсен өчен таба төбенә бераз тоз сибегез.

• Кыздырганда атланмай каралмасын өчен кызган табаны үсемлек мае белән майлап җибәрергә кирәк.

• Әгәр аш күбеген вакытында алып өлгермәсәгез, һәм ул төпкә китсә, кәстрүлгә бер стакан су салыгыз. Күбек күтәреләчәк һәм аны җыеп алырга мөмкин булачак.

• Тавык ашына суган һәм кишердән кала бернинди дә тәмләткечләр салмагыз. Юкса, ул тәмен югалтачак.

• Ашта дәфнә яфрагын калдырмагыз. Ул кайнатканда гына яхшы, аннары тәмне боза гына.

• Кәтлитләрне кыздырганда беренче минутта ут көчле булырга тиеш. Болай эшләгәндә аның суы агып чыкмыйча сакланып калыр.

• Карт тавыкны 20 минут кайнатканнан соң, 5 минут салкын суга салып торсаң, ул яхшырак пешә.

• Балыкны пешергәнче ун минут алдан сөлге белән сөртеп, тоз сипсәгез, ул таралмас һәм кызарып пешәр.

Фото: татар-информ

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X