Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Хуҗабикәләр колагына

Бананның “аякларын” азык-төлек өчен кулланыла торган пленка белән төрсәгез, ул өч-дүрт көнгә озаграк сакланыр.

 

Бөтен яшелчә, җиләк-җимешне дә суыткычта сакларга ярамый. Бүлмә температурасында саклана торганнары: авокадо, абрикос, банан, цитруслылар, сарымсак, киви, кавын, нектарин, суган, груша, персик, слива, ананас, бәрәңге. Суыткычка куелырга тиешлеләре: алма, җиләк, кәбестә, кишер, сельдерей, чия, кыяр, кукуруз, ташкабак, виноград, гөмбә, яшел тәмләткечләр.

Суган белән бәрәңгене янәшә сакларга ярамый, югыйсә суган тиз бозыла.

Бәрәңге үрмәсен өчен, аны алма янәшәсендә саклагыз.

Сыр киселгән урыныннан кипмәсен өчен, аның ул ягына атланмай сылагыз.

Помидорны целлофан пакетта сакламагыз, чөнки этилен помидорны тиз черетә.

Имбирны суыткычның катыру бүлегендә саклау яхшы.

Гөмбәне целлофанда түгел, кәгазь пакетта саклагыз.

http://muslumirc.ru/news/stati/faydaly-kishlrd

Фотоhttps://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев