Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Хуҗабикәләргә беничә киңәш

    Бәллүр һәм башка савытларны юганнан соң кәгазь салфетка белән сөртергә киңәш ителә.

    Чөнки тастымалның төкләре кала. Пыяла савыт-сабаны юганнан соң, тозлы суда чайкатсаң, алар бәллүр кебек ялтырап торыр.

    Алтын балдакларны ярты стакан сабынлы су һәм 1 чәй кашыгы нашатырь спиртында юыгыз. Аларны бераз балланган суда тоту да яхшы нәтиҗә бирер. Көмеш бизәнгечләрне 8 процентлы аш серкәсенә манылган чүпрәк белән сөртергә киңәш ителә һәм соңыннан суда юып корытырга кирәк. Акбур һәм нашатырь спирты яки теш пастасы белән ышкысаң да, алар өр-яңа кебек ялтырап торыр.

    Реклама

     Фото: pixabay.com

    Чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: