Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Хөрмә ни өчен авызны бөрештерә?

    Хөрмә Борынгы Кытайда барлыкка килгән җимеш дип санала.

    Аның могҗизаи тәэсирләре турында император сарае елъязмачылары ук язып калдырган. Әлеге җимешнең файдасы хакында хатын-кызлар өчен киңәшләр сайты хәбәр итә.

    Латин теленнән күчергәндә, хөрмә — Diōspyros — «Аллалар ризыгы» дип тәрҗемә ителә. Хөрмә җимешләре сентябрьдән декабрьгә кадәр өлгерә. Йомшак хөрмәне алган көнне үк ашарга кирәк. Катырагын өлгертеп бетереп ашау хәерле. Аны кәгазь пакетка салып саклыйлар.

    Картаю процессларын акырынайта. Хөрмәдә антиоксидантлар күп. Алар күзәнәкләрне җимерелүдән саклый. Антиоксидантлар яшел һәм ак чәйдә дә күп дип исәплиләр. Чәйдә булган катехин матдәсе хөрмәдә дә бар. Нәкъ менә шушы матдә авыз эчен бөрештерә дә инде. Ләкин ул теш казналыкларына яхшы тәэсир итә. Хөрмәнең файдалы матдәләре кабыгында күбрәк була — аны әрчеп ташларга ашыкмагыз.

    Иммунитет ныгый. Бу җимештә С витамины бик күп. Ул грипптан һәм салкын тиюләрдән саклый. Шулай ук бета-каротин һәм калий да күп. Галимнәр мондый составны иммунитет өчен «алтын кушылма» дип атый.

    Ашкайнату эшчәнлеге яхшыра. Эчәклек яхшы хәрәкәтләнсен өчен туклану рационында азык җепселләре җитәрлек дәрәҗәдә булырга тиеш. Хөрмә — бу яктан рекордсмен. Анда тәүлеклек норманың ун проценты кадәр азык җепселләре бар: 100 гр хөрмәдә 3,6 гр җепсел. Бу җимеш — диетик продукт түгел. Анда углеводлар күп, фруктоза күләме югары. Аны шикәр чиреннән интегүчеләргә ашарга ярамый.

    Күз күремен яхшырта. Хөрмә кабыгындагы, А витамины (каротин) күз күреме өчен бик файдалы. Ул төсләр аеру, төнлә күрүне яхшырта, конъюктивитка каршы профилактика чарасы булып тора.

    Шешенүдән саклый. Өлгергән хөрмәнең йомшагындагы матдәләр кеше организмындагы артык сыеклыкны кудыру үзлегенә ия. Хөрмә составындагы калий исә энергия дә бирә. Икенче сулыш ачылган кебек була, стресс бетә.

    Хөрмәне салатларга кушарга да мөмкин. Шулай ук чили борычы сибеп, йомшак сыр белән дә ашарга була.

    Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/bish-fayda-kh-rm-ni-chen-avyzny-b-reshter-/

    Фото: https://pixabay.com

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: