Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Хөрмә авызны бөрештермәсен өчен нишләргә?

Кибеттән сатып алган хөрмәне ике көндә балландырып була.

Хөрмә тыштан матур булса да, ашаганда авызны бөрештерә торган үзлеге бар. Каты һәм бөрештерә торган хөрмәне йомшак һәм баллы итү сере.

Хөрмәне бер төнгә туңдыргычка куеп торыгыз. Иртән алып, суыткычка күчерегез. Кичкә кадәр суыткычта торгач, хөрмә йомшара, бөрештерә торган үзлеге дә бетә. Туңдырырга теләмәсәгез, хөрмәне җылы суга салып торып, өлгертеп була. 10 сәгать җылы суда торгач, хөрмә йомшара һәм бөрештерми башлый. Тик су температурасы даими рәвештә 35-40 градус булырга тиеш.

Хөрмә җимешләре арасына алма куеп торсаң да, хөрмә тиз өлгерә. Алмадан этилен дигән матдә бүленеп чыга һәм тирә-юньдәге җимешләрне тизрәк өлгертә. Хөрмә исә шул матдәне үзенә сеңдерә һәм ике көн эчендә өлгерә. Алма белән хөрмәне бер пакетка салып, 2-3 көн көтәргә дә була.

Фото: pixabay.com/

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/30-11-2020/h-rm-avyzny-b-reshterm-sen-chen-nishl-rg-5788242

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев