Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Хатын-кызларга кирәкле киңәшләр

Хатын-кызларга берничә киңәш

Бит өчен спрей
Кыш көне күбебезнең бит тиресе корый. Коры тире тиз картая, җыерчыклана. Шуңа күрә дә аны даими дымландырып торырга кирәк. Без тәкъдим иткән спрейны ясап кулланып карагыз әле.
Унышар тамчы лимон, пихта, лаванданың эфир маен, 1 аш кашыгы глицерин һәм 1 аш кашыгы медицина спиртын бергә кушыгыз. Аны 1 стакан кайнап суынган су белән сыеклап, сиптергечле бәләкәй шешәгә бушатыгыз.
Көн дәвамында шушы спрейны битегезгә сиптереп, тирене дымландырып торыгыз. Әгәр дә битегездә макияж булса, спрейга һавага сиптереп, әлеге «томанга» битегезне куеп торыгыз. Бу спрей битне дымландырып кына калмый, тире өчен шифалы да.

Тырнаклар өчен дәва
Салкыннардан, савыт-саба юганда куллана торган химиядән тырнаклар зәгыйфьләнә. Әгәр дә тырнакларыгыз кителеп, сынып интектерсә, менә бу майны эшләп карарга киңәш итәбез.
1 аш кашыгы сырганак (облепиха) маен, 10–12 тамчы грепфрутның эфир маен  2 чәй кашыгы прополис төнәтмәсенә салып (барысы да даруханәдә сатыла) болгатыгыз. Әлеге составны төнгә каршы тырнакларга ягып, өстеннән юка гына чүпрәк перчатка киеп куегыз. Шифалы катнашманы тырнак лагыннан  яки пумалалы помададан бушаган савытка салсагыз, куллануы кулай.

Тирене агартабыз
Кайбер кешеләрнең култык астындагы тән тиресе каралҗымланып тора. Әлеге проблема аеруча хатын-кызларның тынычлыгын ала. Тән тиресен ике атнада агартырга була. Моның өчен 1 чи бәрәңгене угычтан уып, 2 аш кашыгы бик вак итеп туралган петрушка үләне һәм 3 аш кашыгы әчегән сөтне бергә кушарга да, катнашманы марля салфеткага ягып, 20 минутка тирегә ябарга кирәк. Кубып төшмәсен өчен, лейкопластырь белән ябыштырып торырга була. 2 атнадан култык астындагы тиренең төсе тән тиресеннән аерылмый.

Фото: pixabay.com

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/khatyn-kyzlarga-kirkle-kishlr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев