Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Хатын-кыз яшеннән олырак күренә

Үз яшебездән олырак күренүнең сәбәпләре

Аз елмаябыз

Яшь кызларның кәефе һәрвакыт әйбәтрәк була. Алар юктан гына мәзәк табып көләләр, елмаялар. Олыгая барган саен, тормыш проблемаларына күмелеп елмаерга оныта башлыйбыз. Төрле борчулар белән яшәү тышкы кыяфәтебездә дә чагыла башлый. Бәлки, җиңелрәк карарга өйрәнергәдер, ә? Кайбер әйберләр турында бөтенләй уйламаска, борчылмаска, күңелгә алмаска...  Их! Яшьлек хакына дим!

 

Күп вакытны өйдә уздырабыз

Кофе, кино, дуслар белән очрашу... Кызлар кая барса да, ирекле!

Яшь барган саен концерт-театрларга йөрүләр – балалар бакчасы, мәктәп белән алышына. Балаларны җайлыйсы, кичке аш әзерлисе, дәрес әзерләргә булышасы, гаилә бюджетын контрольдә тотасы... Өйдән чыгып китеп, күңел ачып кайтырга ничек вакыт табасы?! Эчке халәтебездәге җиңеллек, азарт хисен оныта башлагач, тән дә авырая.

 

Моданы күзәтмибез

Яшь барган саен, модадагы үзгәрешләр артыннан күзәтеп барырга ирендерә башлый. Җайлы булса шул җиткән! Гардеробка яңалык кертергә теләмәү дә – олыгаю билгесе. Яңа журналлар сатып алабыз, моданы күзәтәбез, үзебезгә килешле киемнәр сайлап киябез!

 

Үзгәрергә теләмибез

Яңача бизәнеп карау, маңгай чәчен кисү, кием белән экспериментлар ясау... Нигә бу сыйфатларның барысын да яшь кызлар гына ярата икәәән?!

 

Форманы югалту

Тазарып, форманы югалту беркемне дә бизәми. Тәннең артык килограммнары сәламәтлек белән проблемалар китереп чыгара. Шуңа күрә яшь калу өчен, сылу булырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, рационны җайларга дисәк, үзен үзгәртергә кемнәр алыныр икән?

 

Башны аска иеп йөрү

Күбрәк уйлаган саен, башыбыз аска таба иелә бара икән безнең. Уйлар белән баш авырая, шуңа аска салына. Башны күтәреп зәңгәр күккә күтәрелеп карыйк әле. Соңгы тапкыр кайчан гаҗәпләндегез, кул чәбәкләп сөендегез, тирә-юньгә карап сокландыгыз, елмайдыгыз икән?!

 

Үзебезне кайгыртмыйбыз

Тәрбияләнмәгән бит тиресе, җыерчыклар, буявы юылган чәч... Картаю процессын туктатып булмый, әмма тизлеген киметергә була. Яшь белән бәйле үзгәрешләр күзгә бәрелеп тормасын дисәгез, һәр көнне үзегезне кайгыртырга, яратырга кирәк. Үз-үзегезгә массаж ясарга өйрәнегез. Килешле кремнар сайлагыз, бит тиресен дымландырып торыгыз, чәчегезне буяп йөрергә онытмагыз.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/khatyn-kyzny-olygaytyp-krst-torgan-ide-bilge

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев