Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Хатын-кыз сумкасы нәрсәсе белән куркыныч?

Сумкаларда һәм аның эчендәге әйберләрдә сәламәтлек өчен куркыныч булган микроорганизмнар яши.

Роспотребнадзорда хатын-кыз сумкасының сәламәтлек өчен куркыныч булуы турында кисәттеләр, чөнки алар бик күп микроорганизмнар йөртүчеләр булып тора.

Хатын-кыз сумкасы һәм сумка эчендәге әйберләр даими рәвештә хуҗаларының юылмаган куллары белән, шулай ук күп санлы төрле өслекләр белән контактка керә. Аларга куркыныч авырулар китереп чыгара торган микроблар эләгә. Бигрәк тә авыру микроорганизмнар натураль күннән ясалган сумкаларны «ярата», — ди белгеч.

«Еш кына сумкада һәм анда булган предметларда эчәк таякчыгы, эчәк инфекцияләре йоктыручы вируслар, стафилокк, стрептококк, энтерокококк, гельминт йомыркасы, төрле гөмбәләр, талпан демодексы очрый. Бу микроорганизмнар барысы да куркыныч авырулар китереп чыгара», — ди табиб.

Эксперт сумкадагы нинди предметларның тиз пычрануын билгеләп үтте. «Хатын-кызлар сумкасында иң пычрак предметлар арасында беренче урыннарны кул кремы, иннек, тырнак пилкасы һәм тушь алып тора. Шулай ук микроб тарату чыганаклары арасында акча янчыгы, ачкычлар, кесә телефоны, тарак, ручка, блокнот, паспорт һәм башка документлар булырга мөмкин», — ди эксперт.

«Кулларны даими рәвештә антисептик салфеткалар һәм гельләр белән эшкәртү, шулай ук сумкаларны һәм аның эчендәге предметларны чистарту — авыру микроорганизмнарының таралуын булдырмас өчен ышанычлы ысул. Сумканы идәнгә яисә җәмәгать транспортындагы утыргычка яки тукталыштагы эскәмиягә куеп тору аркасында микроблар йога. Шуңа күрә аны даими рәвештә антисептик эретмә белән сөртергә һәм махсус элгечкә эләргә тырышырга кирәк», — ди белгеч.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/05-10-2020/hatyn-kyz-sumkasy-n-rs-se-bel-n-kurkynych-5776293

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев