Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кешеләрне вакытыннан алда картайта торган ризыклар билгеле

Диетолог зарарлы ризыклардан баш тартырга, шулай ук рационны коллаген булган азык-төлек белән тулыландырырга киңәш итә.

Испаниядәге Наварра университеты галимнәре вакытыннан алда картаюга китерә торган ризыклар турында тикшерү үткәргән.

Тикшеренүчеләр кыздырылган ит һәм фастфудны еш куллану күзәнәкләрнең вакытыннан алда картаюына китерә дигән фикергә килгән.

Ризыкны кыздырган майда канцероген барлыкка килә. Ул, үз чиратында, коллагенны җимерә.

«Кеше бургер, кыздырылган бәрәңге, баллы ризыкларны күп һәм еш ашаса, тән тиресенең коллагены бозыла һәм җыерчыклана башлый», – ди белгеч.

Җыерчыклар вакытыннан алда кәефне бозмасын өчен, диетолог зарарлы ризыклардан баш тартырга, шулай ук рационны коллаген булган азык-төлек белән тулыландырырга киңәш итә.

«Кишер, помидор, шпинат, майлы балыклар составында мөһим аксым күп, аларны еш ашарга кирәк», – ди табиб.

Белгеч организмны яшәртү өчен, зәйтүн мае, виноград, чикләвек, имбир, чөгендер, сельдерей дә кулланырга киңәш итте.

Фото: /pixabay.com

Чыганак:  intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X