Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Керне ничек дөрес юарга?

Хуҗабикәләргә керләрне дөрес юу турында берничә киңәш

Кер юуның гаилә бюджетына тәэсир итә алуын ишеткәнегез бар идеме? Бактың исә, күпчелек кешеләр пычрак керләрне дөрес юмый икән. Гадәтләрне үзгәртеп, гаилә чыгымнарын шактый киметеп була, ди.

 

Керне кич белән юыгыз

Әгәр сезнең фатирда яки шәхси йортта электр энергиясенең заманча хисаплагыч урнаштырылган булса, төнлә кер юу күпкә арзанрак чыгачак. Күпчелек кешеләр көнкүреш приборын тәүлекнең теләсә кайсы вакытында куллана, шуңа күрә керне йоклар алдыннан юып, иртән эләргә мөмкин.

 

Тулы йөкләнеш

Барлык хуҗабикләр дә кер юу машинасын тулысынча тутырмый һәм зур хата ясый. Электр һәм су, киемнәрнең күләменә бәйсез рәвештә, бер үк төрле кулланылачак. Димәк, кер юу машинасына мөмкин кадәр күбрәк әйберләр тутырсаң, бер ел эчендә үк аның шактый азрак эшләвен ачыкларсыз. Ул озаграк хезмәт итәчәк, су һәм электр энергиясенә дә шактый экономия ясалачак.

 

Химия белемнәре

Химия белемнәре көндәлек тормышта да ярдәм итә. Универсаль порошок сатып алырга кирәк түгел. Ул югары химик активлыкка ия. Киемне вакытыннан алда бозмас өчен, тукыманың үзенчәлеген күздә тотып, 2-3 кер юу чарасы сайлап алырга кирәк.

 

Суны артык җылытмыйбыз

Электр энергиясе тотуны киметү өчен, 30-40 градуста кер юарга киңәш ителә. Күпчелек керләр шундый җылылыкта чистара. Хәзерге порошоклар җылы суда да бик яхшы тәэсир итә. Искәрмә булып, балалар киемнәре һәм сөлгеләр тора.

 

 Төгәл дозировка

Кул астында махсус кашык булмаса да, порошокны үлчәү өчен туры килердәй савыт сайларга кирәк. Кухня электрон үлчәүләре ярдәмендә төгәл порцияләрне исәпләп чыгарып була. Шулай итеп, техника җитештерүче киңәш иткән күләмдә порошок куллану да, экономия чарасының берсенә әверелә.

 

 Инструкция өйрәнәбез

Теләсә кайсы заманча кер юу машинасының төрле режимнары бар. Әгәр әйберләрдән тир һәм табигый пычрануларны чыгарырга кирәк булса, тиз юу режимы да кулай. Спорт һәм көндәлек әйберләрне барабанда 2 сәгать буе әйләндерүнең кирәге юк. Алар ныграк чистармаячак, әмма тукыма ныклыгы, су һәм электр энергиясе югалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев