Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кер юуганда ясалган иң зур 12 хата

Баулы хуҗабикәләренә кер юуу серләре

1. Кер юуу машинасын чистартып торырга кирәк

Озаграк хезмәт итсенгә генә түгел, начар ис килмәсен, эчендә бактерияләр үрчеп ятмасын өчен дә кирәк бу.  Машинадан керне бушаткач, аның ишеген һәрвакыт ачык калдырыгыз. Порошок сала торган урынын да ешрак юуарга тырышыгыз.  

Кер юу машиналарының күбесенә хәзер барабанны чистарта торган махсус функция урнаштырылган. Әгәр сезнекендә ул юк икән, барабанны кулдан юарга туры киләчәк. Гади генә бер киңәш: кер юуу машинагыз озаграк хезмәт итсен дип теләсәгез, елга бер тапкыр булса да, аны буш килеш әйләндереп алыгыз, иң кайнар су температурасын сайлагыз, ә порошок сала торган отсекка ярты литр серкә (уксус) салырга онытмагыз.  

 

2 Машинага керне артык күп тутырмагыз 

Гаиләсе зуррак кеше кер юу машинасы алганда, гадәттә, аның зуррагын, берьюлы 5 килограмм кер юып була торганын алырга тырыша. Әмма беренче көннән үк машинагызга артык күп «эш кушарга»тырышмагыз: аның барабаны моңа чыдамаска мөмкин. Күп итеп салганда кер сез теләгәнчә чиста итеп юылмаячак – анысын да онытмагыз.  

 

3. Сөлгеләрне юуганда кондиционер кушарга кирәкми 

Әгәр мондый гадәтегез бар икән, сезнең сөлгеләр тиздән дымны начар сеңдерә башлаячак. Дым сеңдермәгән сөлгенең нигә кирәге бар?  

 

4. Носкиларны башка керләрдән аерым юарга гадәтләнегез.  

Машинага носкины пары белән саласың, ә керләрне бушатканда аның берсен таба алмыйсың. Сезнең белән шундый хәл булганы бармы? Носкилар өчен махсус сетка сатып алыгыз: берсе дә югалып тилмертмәячәк.  

 

5. Мендәр һәм юрганнарны икешәр тапкыр юарга кирәк

Бер кат порошок белән юугач, аларны суда гына тагын бер кат әйләндереп алыгыз. Беренчедән, порошокның исе калмас, икенчедән, порошок үзе дә ахыргача юылып бетәр. Калган очракта аллергия китереп чыгару куркынычы зур бит.   

 

6 Су коену костюмнарын кулдан гына юыгыз 

Купальникларны, гадәттә, эластаннан яки составы белән шуңа бик тә охшаган материалдан тегәләр. Ә бу тукымалар кер юу машинасына салганнан соң сузылалар. Шуның өчен аларны кулдан гына һәм бары тик салкынча суда гына  юарга тәкъдим ителә.  

 

7. Хлор турында онытыгыз

Хәзер кибет киштәләрендә нинди генә порошок, тапны бетерергә нинди генә чара юк! Бүгенге химия теләсә нинди тапны «ашый» ала бугай. Шуңа күрә, хлор куллануны иң ахырга, проблеманы башкача берничек хәл итеп булмаган   очракка гына калдырыгыз.  

8. Машинага салыр алдыннан киемнәрдәге барлык кнопкаларны, төймәләрне ычкындырыгыз 

Кабат тегеп утырырга теләгегез булмаса, һичшиксез, ычкындырыгыз. Машина эш барышында аларны бик җиңел генә өзеп алырга мөмкин.  

 

9. Киемдәге молнияләрне, киресенчә, күтәрегез 

Беренчедән, молнияләрне күтәрмисез икән, алар башка кием-салымны бозарга мөмкин. Икенчедән, бу очракта молния, замоклар бозыла, күтәргәндә аерылып китә башлый.  

 

10. Порошокны күбрәк салу әйбәтрәк дигән сүз түгел 

Порошокны беркайчан да кирәгеннән артыграк салырга кирәкми. Бу очракта сез суны гына  күбрәк тотачаксыз: порошок юылып бетмәячәк, кердә эзләр калачак һәм сезгә аны кабат юарга туры киләчәк.  

 

11. Керне артык каты ышкырга тырышмагыз  

Ачуны бик тә китергән тапны артык каты ышкырга кирәкми, бу очракта тукыманы бозарга һәм киемне кимәс хәлгә китерү бик тиз. Тап бетерә торган берәр чараны кулланасыз икән, тапны салфетка белән җиңелчә генә сөртегез – шул җитә.  

 

12. Керләрне сортларга аерырга иренмәгез.  

Төсләр буенча – акка, карага аеру турында гына сүз бармый монда. Нинди тукымадан тегелгәненә дә игътибар итергә кирәк – моны һәр хуҗабикә белергә тиеш.   

Фото: pixabay.com

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/ker-yuuganda-yasalgan-i-zur-12-khata

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев