Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кер сабыны: файдасы һәм зыяны

Безнең әбиләр кер сабынының иң яхшы антисептик икәнен белгәннәр.

«ГОСТ 72%» дигән язулы шушы шакмак СССР дигән үткәнебезнең бер артефакты булып тарихка күчә язган иде. Аның урынын юыну бүлмәләрендә берсеннән-берсе хуш исле, берсеннән-берсе матуррак савытлы, берсеннән-берсе кыйммәтрәк гигиена кирәк-яраклары алды. Телевизорлардагы рекламалардан туп-туры юыну бүлмәсенә генә кереп утырдылар да кер сабынын кысрыклап чыгардылар.

Ә бит СССРдагы дефицит товар иде ул. Аны җитештерүче заводлар бик аз, ә ихтыяҗ зур булганга – безнең әбиләр кер сабынының иң яхшы антисептик икәнен белгәннәр. Арзанлы һәм һәрчак кул астында.

Составы

Моның өстенә кер сабынының әле экологик яктан чиста, табигый составы да зур роль уйный. Аны үсемлек һәм хайван майларыннан, натрий тозыннан ясыйлар бит. Зур казанга май салалар, аңа сода кушалар.

Шунысы кызык: 1808 елда кулланыла башлаган сабын кайнату рецепты 200 ел дәвамында үзгәрмәгән.

Сабынны өч төркемгә бүлә торган стандарт бар. Составында майлы кислоталар 70,5% тан да аз булмаган төркем. Аңа һәрвакытт 72% дигән тамга сугыла.

Икенче төркемгә – 70%, өченчесенә 65% дип язалар. Сабыннарда pH баланс, гадәттә, 11-12 тирәсендә тора.

Өйдәге медицина ярдәме

Бүген кер сабынын көндәлек гигиена өчен генә кулланмыйлар, ул бик яхшы косметик чара да, дәвалау препараты да.

Мәсәлән, җәрәхәт эренләмәсен, пешкән урын суланмасын өчен, яралы урынга кер сабыны сөртеп куялар. Вирусларга каршы препарат буларак, аны шәхси гигиена максатында тәһарәт алганда, геморройга каршы көрәшкәндә дә кулланалар. Бәрелгәндә шешкән урынга куеп торалар.

Ә инде томау төшә башлаганда, бер-ике тапкыр борын эчен сабын эремәсе белән юып алсаң, томау турында онытырга да була. Шулай ук гайморитны да дәвалап була, диләр.

Вируслар активлашып киткән көз, кыш айларында атнага берәр тапкыр кер сабыны белән юынсаң да зыян итми. Ул вирус, бактерияләрне үтерә, иммунитетны ныгытып җибәрә.

Черки-чебен һәм башка бөҗәкләрнең һөҗүменнән соң, алар тешләгән урыннарга кер сабыны куеп тору файдалы.

Иң мөһиме: кер сабынына аллергия булмый диярлек.


Өйдәге косметика салоны

Косметик максатларда, күпләр аны чәч юу өчен кулланырга ярыймы-ярамыймы дип баш вата.

Ярамый да соң... 72 процентлы селте бит ул. Әгәр СССРда эшләнгән сабын булса, бер хәл әле, хәзер аңа барыбер күпмедер күләмдә химия кушмый калмыйлар.

Икенче яклап, хуш исле кыйммәтле шампуньнарның да составында 95 процент химия: ис-төс бирүче матдәләр, ә менә авокадо, алоэ, тигәнәк маеның микъдары «күзгә кырып салырлык» кына булырга мөмкин.

Шуңа да кер сабынын суда эретеп (моның өчен аны кыргычтан уарга кирәк), айга бер-ике тапкыр чәч юуның зыяны юк, дип санарга була. Ә файдасы күзгә күренеп торачак. Бары тик селтеле су белән юганнан соң, чәчләрне әйбәтләп чайкарга, чайкый торган суга бераз уксус салырга кирәк. Бу селтеле-кислоталы балансны торгызу өчен кирәк. Коры, буялган чәчле кызларга кер сабыны белән чәч юарга киңәш ителми. Сораштыру күрсәткәнчә, 40% хатын-кыз кер сабыны белән баш юып карамаган, 35% – нәтиҗәсен уңай бәяләгән, 15% на ошамаган.

Кер сабынының баш тиресе өчен дә файдасы зур. Ул баш тиресендәге һәртөрле зарарлы вирус, бактерияләрне үтерә, гөмбәләрне юкка чыгара. Бит тиресе өчен дә файдасы шундый ук принциптан чыга. Хәтта аяктагы гөмбә авыруыннан да кер сабыны белән котылып була, диләр. Кер сабыны тидергәннән соң, аяк тиресенә балалар өчен крем сылап куярга кирәк.

Юка, сынучан тырнаклы туташлар 20 минутка тырнакларына кер сабыны сылап торсалар, сөенеп туймаслар.

Өйдәге «санэпидемстанция»

Хәзерге заманда нинди генә антисептиклар юк. Ләкин аларның файдасы гына бик сизелми.

Ә менә шушы көрән төстәге иссез шакмак кисәге тиз арада микробларны юк итәргә мөмкин. Совет чорында бала тудыру йортларында яңа туган бәбиләр бүлегенең идәннәрен кер сабыны эретелгән су белән юганнар. Хирургларның да яраткан сабыны икән ул. Ышанычлы дезинфекция чарасы булганга, билгеле.

Өйдә исә теш щеткасын, таракларны, мунчалаларны кер сабыны белән юып торсаң, алар сезгә тәмам тузганчы хезмәт итәр.

Юкка гына кер сабыны дип йөртелми бит: кер юганда, тапларны бетерү өчен махсус кулланырга була. Дөрес, киҗе-мамыктан эшләнгән ап-ак әйберләрне бераз саргайтырга мөмкин, шуңа да саграк булырга кирәк.

Савыт-сабада калган сары эзләрне бетерү өчен аны сабын эретмәсенә салып торалар.

Озын сүзнең кыскасы, кер сабыны экологик яктан чиста продукт кына түгел, ә акча янчыгын калын килеш саклый торган «кыйммәтле» товар да булып чыга түгелме соң?

 

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/belmesen-bel/ker-sabyny-faydasy-m-zyyany

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев