Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кер машинасына ни өчен аш серкәсе салалар?

Аш серкәсе чит исләрне бетерә, өслекләрне дезинфекцияли, тапларны чистарта.

Аш серкәсен (уксусны) кулинариядә генә кулланмыйлар. Аны кер юганда да файдаланып була.

Аш серкәсе тукымаларны йомшарта, шуңа күрә аны кер машинасының кондиционер сала торган махсус тартмасына салып җибәрәләр. Аш серкәсе исләрне бетерә, аның белән югач, киемнәр электрланмый. Чайкый торган кондиционер сала торган тартмага 100 мл аш серкәсе салырга киңәш ителә.

Кер машинасында юа-юа, тукымалар соры, саргылт төскә керә. Чайкаганда аш серкәсе салып җибәрсәң, әйберләр яңарып китә. Тәрәзә пәрдәләре, урын-җир әйберләре юганда аш серкәсе куллану хәерле.

Деликат әйберләрне, эчке киемнәрне һәм купальникларны аш серкәсе белән юыгыз. Суга 50 мл аш серкәсе салыгыз һәм бу киемнәрне 15 минут чылатып алыгыз. Аннары яхшылап чайкагыз һәм киптерергә элеп куегыз.

Киемдәге тапны бетерү өчен, аш серкәсен сиптергечкә салыгыз да, киемгә сиптерегез. 10 минуттан бу киемне машинага салып юыгыз.

Кер порошогының ак табы киемнәрдә калмасын өчен, вакыт-вакыт 200 мл чамасы аш серкәсе салып юып алыгыз, аеруча тастымаллар һәм сөлгеләрне шулай юып алу кирәк.

Машинада күгәрек гөмбәсе барлыкка килмәсен өчен, кер порошогы сала торган тартмага 200 мл аш серкәсе салып, югары температурада юа торган режимны эшләтеп алыгыз. Аннары машина туктагач, барабанны, тыгызлый торган резинканы коры итеп сөртегез.

Фото:  pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/23-09-2020/ker-mashinasyna-ni-chen-ash-serk-se-salalar-5769261

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев