Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кер юа торган порошокны нәрсә алыштыра ала?

Сезнең шулай булганы бармы: өйне юам-җыям дип зурдан кубып тотынгач кына, йә кер юарга порошогың, йә тәрәзә чистарта торганың беткәне ачыклана. Шундый кәеф төшә бит андый чакта... Тиз генә киенеп кибеткә барып килергә була инде анысы. Кибет якын булганда! Ә булмаса?! Бу киңәшләр – күбрәк икенче очрак өчен.

Кер юа торган порошокны нәрсә алыштыра ала?

Әйе, андый әйбер бар! Савыт-саба юа торган сыеклык та бетмәгәндер бит өегездә? Димәк, бөтен нәрсәне ташлап, кибеткә чыгып чапмасагыз да була. Тәҗрибәле хуҗабикәләр ир-ат күлмәкләре якаларын юу өчен әллә кайчан кулланалар икән инде савыт-саба юа торган сыеклыкны. Күлмәкләрне кер юа торган машинага салырга 15 минут кала якаларга шушы сыеклыкны сөртеп куялар. Хәтта алдан җебетеп тормасаң да, якалар агара, диләр. Чынлап торып уйласак, күлмәк якасында да шул ук май бит инде. 

Ак керләрне – футболка, күлмәк, носкиларны юу өчен савыт-саба юа торган сыеклыкны туп-туры кер юа торган машинага да салырга мөмкин. Агарта!

 

Тәрәзәне... кукуруз крахмалы белән юабыз

Тәрәзә яки берәр пыяла өслек юасыгыз бар икән, һич икеләнмичә кукуруз крахмалын куллана аласыз. Ул пыяланы бик яхшы чистарта, ялтырата. Кукуруз крахмалының гранулылары бик вак, шуңа күрә мондый өслекләрне чистартырга кирәк булганда, аны һич курыкмыйча файдаланырга мөмкин – бозмаячак, эзләр калдырмаячак.

Аны тәрәзә юа торган сыеклыкка да кушарга мөмкин – тәрәзләрдәге бөтен пычракны бик җиңел юып төшерәчәк. Сөртеп алганнан соң, тәрәзләрегез чип-чиста булачак.

Менә тәрәзләр юу өчен гап-гади бер сыеклык сезгә:

• 1/4 стакана ак серкә,

• 1 аш кашыгы кукуруз крахмалы,

• 2 стакан җылы су.

 

Мондый сыеклыкны ясау өчен пульверизатор да кулланырга була: кирәк әйберләрнең барысын салыгыз да, бутагыз. Әзер сыеклыкны тәрәзәгә сиптерегез һәм йомшак берәр чүпрәк (микрофибрадан эшләнгән салфетка) белән сөртеп алыгыз. Тәрәзәләрегез ялт итәр!

 

 

Кукуруз оны... ашыгыч ярдәм урынына

Келәмдә яки диванда май табы калдымы? Борчылмагыз: аны бик тиз арада бетерергә була. Май табы булган урынга кукуруз оны сибегез һәм 10–15 минут тотыгыз: он бөтен майны, пычракны үзенә сеңдерсен. Бераздан кукуруз онын тузан суырткыч ярдәмендә суыртып алыгыз. Тап бөтенләй бетәчәк яки бик аз гына калачак. Анысын инде гадәти куллана торган чаралар белән дә бетерә алачаксыз.

 

 

 Пыяла савыт-сабаны... лимон кислотасы белән юабыз

Кемдер өендә чынаякларның, чәйнекнең пыяладан булуын ярата. Әмма берничә ай куллануга, гадәттә, аларга юшкын утыра. Савыт-саба юа торган сыеклык кына моны чистартып бетерә алмый. Күп хуҗабикәләр мондый вакытта сода кулланып ялгышалар: сода мондый өслекләрне боза – сыздырган эз калдыра. Савыт-саба болай чистартканнан соң инде элеккеге кебек матур күренми... 

 

Соданы лимон кислотасына алыштырып карагыз әле: сезгә хәтта савыт-сабаны үзегезгә чистартып торырга да туры килмәячәк. Пыяла чынаякка, стаканга яки чәйнеккә кайнар су агызыгыз һәм лимон кислотасы кушыгыз. Бер сәгать тотыгыз. Ахырда суны түккәч савыт-сабаның ничек чистарганын күреп үзегез дә шаккатырсыз.

 

 

Майонез белән... паркет һәм обойны чистартабыз

 Монысы чын-чынлап лайфхак!

Паркет идәнегездә тырналган эзләр бармы? Башта бу урынны йомшак чүпрәк белән юып алыгыз һәм шул тырналган эзгә аз гына майонез сөртегез. 10–15 минут тотыгыз. Майонезны сөртеп алгач, паркеттагы тырналган урынны тапмассыз да.

Балалы кеше белә инде: аларның рәсем ясарга иң яраткан урыннары – обой. Йомшак чүпрәккә аз гына майонез сөртеп, ул рәсемнәрне бетереп карагыз әле – бик тиз юылырга тиеш.

 

 Сода һәм горчица «Fairy»дан яхшырак

Өлкән буын өчен монысы яңалык түгел инде. Кибет киштәләрендә «Fairy» барлыкка килгәнче, алар майлы савыт-сабаны юу өчен дә, газ плитәсенең өстен, эчен чистарту өчен дә гел содадан файдаланганнар. Исләрне дә бетерә. Өстәвенә – арзан! Тик бер нәрсәне онытмагыз: бүгенге тефлон савыт-сабага ул туры килми – өслекләрен тырнарга мөмкин.

Горчица да содага охшаган: үзенә майны сеңдерә. Ит яки балык кыздырганнан соң табаларны аның белән юа аласыз. 

 

Лимон кислотасы... унитазны чистарта

Кулланып карагыз әле, лимон кислотасы унитазны көнкүрештә куллана торган теләсә кайсы химиядән яхшырак чистарта. Берничә лимон кислотасы пакетын унитазга сибегез һәм 2-3 сәгатькә калдырыгыз.

Аннан «ершик» белән чистартып, су белән юдыртыгыз.

Унитазга утырган юшкын күптәнге булса, уксусны шешәдән бушатып, кәстрүлдә кайнарлатып алыгыз. Кайнар уксусны унитазга салыгыз, өстенә сода да сибегез һәм төнгә калдырыгыз. Иртән «ершик» белән чистартып, су белән юдыртыгыз.

 

Лимон кислотасы электр чәйнеген дә чистарта

Айга бер булса да чәйнеккә утырган юышкынны юарга кирәк, чөнки шуның аркасында бөерләрдә проблемалар килеп чыгарга мөмкин.

Моның өчен сезгә ике чәй кашыгы лимон кислотасы җитә. Чәйнектәге суга шуны кушып, кайнатыгыз. Аннан бу суны түгеп, чәйнекне яхшы итеп чайкагыз һәм тагын бер тапкыр – инде чиста су куеп кайнатыгыз. Һәм суның монысын да түгегез! Бары тик шуннан соң гына чәйнекне элеккечә кулланырга ярый.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев