Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кемнәргә көрән дөге ашарга ярамый?

Футин кислотасы магний, кальций, тимер, цинк үзләштерүгә комачаулый.

Ашказаны-эчәклек трактында кайбер авырулар булган кешеләргә көрән дөгене ашарга ярамый. Бу турыда нутрицолог Елена Брянцева РИА Новости агентлыгына сөйләгән.

«Көрән дөге — глютенсыз бөртекле культура, ул карабодай, тары ярмасы, киноа кебек. Ак дөгедән ул эшкәртү дәрәҗәсе белән аерыла. Бөртеклеләрдә футин кислотасы була. Ул антинутриент, магний, кальций, тимер, цинк үзләштерүгә комачаулый, аллергия китереп чыгарырга да мөмкин», — ди Брянцева.

«Канда шикәр микъдары белән проблемалар булганда көрән дөге ашау хәерле. Эчәклекне тикшереп торыгыз. Ялкынсынган эчәклек синдромы яки артык бактериаль үсеш синдромы, Кроны авыруы, җәрәхәтле колит булса, бөртеклеләрдән бөтенләй баш тарту хәерле», — ди табиб.

Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев