Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кемнәргә еш бозым салалар, күз тидерәләр?

Астрологлар фикеренчә, йолдызнамәнең биш билгесе еш кына махсус юнәлтелгән негатив корбаны була.

Кәҗәмөгезләр аеруча энергетик йогынтыга бирешүчән, чөнки алар еш кына икеләнә, шикләнә. Шуңа начар ниятле кешеләргә аларны үзләренә “карату”, күз тидерү, йогынты ясау җиңел.

 

Игезәкләргә лидерлык сыйфатлары хас. Нәкъ менә артык актив булулары һәм күп бәйләнешләргә керүләре аларны энергетик вампирлар кулына китереп кертә.

 

Балыклар һәр нәрсәне, вакыйганы йөрәкләренә якын кабул итә һәм шул сәбәпле манипуляторлар корбанына әйләнә. Көчле интуицияләре аларга үзләренә дә тылсым белән эш итү сәләте бирә ала, ләкин бу эмоциональ билге еш кына үзе энергетик басым астында кала.

 

Кыслалар һәрвакыт эзләнүдә. Ләкин тылсым белән бәйле мавыгуларда аларга сак булырга кирәк. Чөнки еш кына бу өлкәдә алар үзләренә-үзләре начар йогынты ясарга мөмкин.

 

Чаяннар тылсым-фәләннәргә ышанмый. Ләкин “әче тел”ләре аларны еш кына негатив тылсым тәҗрибәләренең корбаны ясый...

Фото: pixabay.com/

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев