Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кефирны көн саен эчәргә кирәк

Ә сез аның вируслар чорында файдалы булуын белә идегезме?

D витамины җитмәү сәламәтлеккә начар йогынты ясый. Галимнәр аның җитмәве организмның йогышлы авыруларга тиз бирешүен, эшкә сәләтлелекне киметүен һәм, гомумән, хәлне начарайтуын исбатлаган.

Ныклы иммунитет өчен бик кирәкле “кояшлы" витаминны ризыклардан да алырга була. Д витаминына бай продуктлар һәр кибеттә бар. Ул аеруча семга, лосось, сельдь, скумбрия һәм тунец кебек майлы балыкларда күп. Бу продуктларга альтернатива — капсулаларда сатылган балык майлары, әмма аны даими кабул итәргә кирәк.

Микроэлемент шулай ук йомырка сарысында һәм чикләвекләрдә бар. Аларны аерым кулланырга, яки салатларга өстәргә була.

Диетологлар Д витамины күп булган төп чыганакларның берсе сөт һәм әче сөт ризыклары дип саныйлар. Дефицитны тулыландырырга йогурт һәм кефир ярдәм итәчәк. Елның салкын вакытында алар көн саен менюда булырга тиеш.

Фото: /pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев