Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кайсы яшелчәләр һәм җимешләр тешләрне агарта?

Ананас, папайя, кишер һәм сельдерей чәйнәгез, дип киңәш итә табиб.

Тешләрне пастадан тыш, кайбер яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр ярдәмендә чистартып була. Бу турыда диетолог Анна Белоусова «Звезда» каналына сөйләгән.

Табиб сүзләренчә, авыз куышлыгындагы бактерияләр үлгәч, тешләр ачыграк төскә керә.

«Шул ук ананас, шул ук папайя чыннан да авыз куышлыгындагы бактерияләрне үтерә», — дигән ул.

Белоусова кишер һәм сельдерей кебек яшелчәләрне дә ашарга киңәш итә.

«Кишер чәйнәгәндә, беренчедән, тешләрдәге каплам механик юл белән чистара. Икенчедән, теш казналыгы ныгый. Казналыкны ныгыткач, без тешләргә кан килүне яхшыртабыз, авыз куышлыгының сәламәтлеген ныгытабыз», — ди табиб.

Фото:  pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/01-03-2021/kaysy-yashelch-l-r-m-imeshl-r-teshl-rne-agarta-5809275

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев