Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кайсы җимешне кичке биштән соң ашарга ярамый?

Бу җимешнең кабыгы да, бүлемтекләре арасындагы аксыл җепселләр дә файдалы

Табиблар фикеренчә, тәүлегенә дүрт мандарин ашарга ярый, бу җимешне көн саен ашарга да була, тик кичен түгел. Мандарин файдалы җимеш. Шәхси тыюлар, сәламәтлек белән проблемалар, цитрусларга аллергия булмаса, аны һәркем ашый ала. Бу турыда табиб-диетолог Тамара Прунцева РИА Новости агентлыгына сөйләгән.

Диетологлар мандаринны иртән һәм кичке бишкә кадәр ашарга киңәш итә. Ач карынга мандарин ашамау хәерле.

Бу табиб сүләре белән икенче диеотолог Елена Тихомирова да килешә. Ул мандаринны кышкы чорда аеруча ешрак ашарга кирәк дип саный. Чөнки бу вакытта организмга витаминнар җитми. Мандаринда калорияләр аз, витаминнар күп.

Тик ике табиб та бу җимешне ашау аллергия китереп чыгару ихтималын искәртә. Мандарин ашагач эч күбәргә, ашказаны-эчәклек тракты авырулары кискенләшергә мөмкин. Әгәр киңәшләрне истә тотсагыз, мандарин организмнан токсиннарны чыгара, иммунитетны арттыра, кәефне күтәрә.

Мандаринның кабыгы да файдалы. Анда антиоксидантлар күп. Мандарин бүлемтекләре арасындагы аксыл җепселләр дә файдалы. Аларда нобилетин дигән флавонид бар. Бу флавонид исә ялкынсынуга каршы торырга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.

Фото: http://pixabay.com

Чыганак: https://intertat.ru/news/questions_answers/26-11-2019/kaysy-imeshne-kichke-bisht-n-so-asharga-yaramyy-5696275

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев