Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кашыклар янына акбур салыгыз!

Акбурны хуҗалыкта төрлечә кулланып була.

Акбур хуҗалыкта зур ярдәмче булырга мөмкин. Аның нинди “сәләтләр”гә ия булуын беләсезме?

1. Майлы тапка акбур сөртеп, 10 минутка калдырсаң, ул тиз юкка чыгачак. Аннары әйберне гадәти ысул белән юарга мөмкин.

2. Ак күлмәкләрне юар алдыннан якаларына акбур сөртегез. Шул рәвешле тукыманың саргаюыннан качарсыз һәм күлмәкне ап-ак итәрсез.

3. Замш итекләрдә май табы барлыкка килсә аңа да акбур сөртеп, төнгелеккә калдырыгыз. Иртәнгә тап юкка чыгачак

4. Керләр кәрзинендәге исне дә акбур бетерә.

5. Ялтыравык кашык-калаклар янына акбур салыгыз. Бу аларның ялтыравын озакка саклап калырга ярдәм итәчәк – акбур көмешне һәм мельхиорны дымлылыктан саклый.

6. Бизәнгечләр янына да акбур салыгыз. Бу аларның каралуын булдырмый.

7. Түшәмдәге, стеналардагы тапларны да акбур ярдәмендә яшереп була.

8. Кырмыскалар акбур сызылган урыннарны яратмый. Бөҗәкләр белән үзегез арасында акбур ярдәмендә чик сызыгыз.

9. Акбур тырнакларны да агарта.

10. Ачкыч йозакта авыр әйләнсә, аңа акбур сөртегез. Акбур йозак эчендәге дымны үзенә алачак.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев