Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Картаясың килмәсә, туйганчы ашама

Сәламәт кеше һәрвакыт матур, яшь күренә. Сәламәтлекне какшатмау, картаюны кичектерү өчен берничә кагыйдәне үтәү бик мөһим.

Нык туйганчы ашамагыз! Шулай итү организмга ял бирә, җитезлекне арттыра.

Яшегезгә ярашлы ризык ашагыз. 30 яшьлекләргә — бавыр белән чикләвек (җыерчыкларны булдырмый), 40тан соң — бөер һәм сыр (стресстан ярдәм итә), 50дән соң балык ашау (йөрәккә, кан тамырларына файдалы) бик яхшы.

Күңелегезгә ошаган шөгыль табыгыз. Эшләмәүчеләр яшьтәшләреннән өлкәнрәк күренә.

Парлы булыгыз. Мәхәббәт, сөю — картлыкка каршы какшамас киртә.

Хәрәкәтләнегез. Хәрәкәттә — бәрәкәт, диләр. Көненә 8 минут спорт белән шөгыльләнү дә гомерне озынайта.

Салкынча бүлмәдә йоклагыз. Җиләс бүлмәдә (17-18 градус җылылыкта) йоклаган кешеләрнең озаграк яшь булып калуы исбат ителгән.

Үзегезне яратыгыз. Үзегезне бәяли белегез, гел кимсенеп, чикләп тормагыз.

Ачуыгызны эчкә йотмагыз. Үз эченә бикләнгәннәр яман чир белән ешрак авырый.

 

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев