Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Карлыган үстерүнең 9 кагыйдәсе

    Карлыган үстерүнең серләрен тәкъдим итәбез.

    • Кара карлыган куагын иртә язда яисә октябрь башында утырталар. Яшь куакны үз бакчагызда үскән карлыганнан да үрчетеп алырга мөмкин. Моның өчен җәй көне бер яшь ботакны җиргә бөгеп, өстенә туфрак кына салырга да була. Җиргә күмелеп калган урыннан яңа тамырлар җибәрәчәк ул. Бер елдан аны «әнисеннән» аерып, яңа урынга күчереп утыртырга мөмкин.
    • Карлыган утырту өчен чокыр казыганда иренмибез, зуррак һәм тирәнрәк итеп казыйбыз. Тамырларның озынлыгына тагын 30–35 см кушабыз. Бу чокырда карлыганга гомере буе яшисе, шуңа күрә төбенә ярты чиләк черемә, ярты чиләк уңдырышлы туфрак салып болгатабыз. Черемәле туфракны чокыр төбенә тау кебек итеп өябез. Тамырларны шушы тау өстенә җайлап салып, чокырдан чыккан туфрак белән күмәбез. Куакны элек үскәненнән 10 см тирәнрәк итеп күмдерәбез.
    • Яз көне яңа утырткан куакларга атнага ике тапкыр су сибәбез. Беренче җәендә яшь куак суга кытлык кичерергә тиеш түгел. Көз көне утырткан куакларга суны атнага бер сибәләр. Көннәр суыткач, су сибүне туктатырга кирәк. Суны ник шулай еш сибәсеме? Карлыганның тамыры өске якта гына урнашкан, дымны тирәннән ала алмый ул.
    • Карлыган бик тә ашлаганны ярата. Шул чакта гына аның җимешләре эре һәм баллы була. Ә аның өчен иң яхшы ашлама – компост һәм тирес, аларда азот күп. Әмма тиресне иртә язда ук кертергә кирәк, соңга калсаң, яфрагы күп, ә җимеше аз була. Мин үзем аны, гадәттә, куак төбенә мул итеп тигезләп өеп кенә куям. Болай иткәндә, карлыган төбендә чүп үләннәре үсми. Тирес булмаса, бакчадан уталган чүп үләннәре, тирә-юньнән чабылган вак печән кулланырга да мөмкин. Бу үзенә күрә мүлчә ролен дә башкара, ашлама да була.
    • Көз көне, киресенчә, ашлама кертү яшь ботакларның тиз үсүенә китерә, алар агачланырга өлгерми һәм кышкы суыкларда өши. Җәй көне карлыганны үләннәрне ачытып ясаган ашламалар белән генә ашларга була.
    • Карлыган бары тик кояшлы урында үссә генә баллы була. Аз гына күләгә дә аның тәмен үзгәртә. Күләгәле җирдә үскән карлыган ачы һәм вак була. Куакның артык куерып китүе дә яшь ботакларның куе яфрак белән каплануына китерә, куакның «фикерен чуалта», ул үзен күләгәле урынга утырттылар дип уйлый башлый.
    • Карлыганның «фикерен чуалтмас» өчен, һәр елны куакны сирәкләп кисү мөһим. Монда инде тәҗрибә сорала, чөнки ботакның яшен ачыкларга кирәк.
    • Берьеллык ботаклар – җәй көне генә үсеп чыкканнары. Алар туры, ачык төстә, ян тармаклары юк. Бер төптә яшь ботакларның иң юаннарыннан 4 не генә калдырып, калганнарын төптән үк секатор белән кисеп алабыз.
    • Киләсе елга бу ботаклардан ян тармаклар үсеп чыгачак, алар буйга гына түгел, киңлеккә дә үсә башлый. Боларны калдырырга кирәк. Әмма бер-берсенә комачауласа, берәрсен кисәргә дә туры килә. Аннары куак артыгын куерып та китәргә тиеш түгел.
    • Кайрысы каралып, кубалаклана башласа, болары – карт ботаклар. Алар инде үзенекен биргән, карлыганы вак, ачы. Боларны корткыч бөҗәкләр дә үз итә.
    • Карлыган куагын иртә язда да, көз көне дә кисәргә була. Көз көне киссәң, яхшырак. Яз көне болай да эш күп була бит. Яхшы уңыш бирүче бер куакта 12 ботак булырга тиеш: 4 се – җәй көне генә үскәне, берьеллыгы, 4 се – узган елгы ботаклар, алар инде тармакланган, әмма кайрысы әле аксыл, шома. 4 ботак – өченче елгылар. Күп кеше бу ботакларны да кисеп ташлый. Тик алардан әле тагын бер ел уңыш алырга була (чирле булсалар, калдырмагыз!).
    • Карлыганның мул җимешле ботаклары җиргә ятучан, шуңа да әйләнәсен кыршаулап алсаң яхшы.
    • Кышка куакны бергә җыеп, урта бер җиреннән уратып бәйләп куярга кирәк. Бәйләмәсәң, ботакларны кар басып җиргә ега.

    Фото:  http://pixabay.com

    Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/bakcha/karlygan-sterne-9-kagyydse

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: