Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Карбызны тәүлекнең кайсы вакытында ашарга ярамый?

Табиб-хирург тәүлекнең кайсы вакытында карбыз ашарга ярамавын әйткән. Бу турыда «Лайф» басмасы яза.

Аның сүзләренчә, йоклар алдыннан карбыз ашамау хәерле. Аны иртән яки көндез ашагыз. Иң яхшысы – карбызны башка әйбер ашаганда түгел, ә аерым ризык итеп капкалап кую.

Белгеч сүзләренчә, карбыз – бәвел һәм үт сыеклыгы кудыра торган чара, ул холестерин күләмен дә киметә. «Зур һәм тәмле карбызда файдалы матдәләр күп. Аерым алганда, А, В, С, Е витаминнары, магний, кальций, фосфор, тимер, натрий. Анда су да күп. Шуңа күрә ул бәвел һәм үт сыеклыгын яхшы куа, холестеринны киметә, ябыгырга ярдәм итә, сусауны баса», – ди белгеч.

Чыганак

Фото: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев