Кара торманы ничек сакларга?
Торманы кишер саклаган кебек коры комга күмеп сакларга мөмкин.
Тирән эчле савытка торманы ком белән аралаштырып, тулганчы тутырабыз. Өстен капламыйча базга куябыз. Гыйнвар, февраль аена кадәр саклана шулай. Икенче төрле итеп тә сакларга мөмкин: яшелчәне әйбәтләп юабыз, киптерәбез, төбен кисеп алабыз һәм азык пленкасы белән яхшылап төреп, целлофан пакетка салып куярга була. Базда яки суыткычның аскы тартмасында сакларга була.
Фото: pixabay.com
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/byalr-kotyryp-sknd-akchany-nichek-sak-totasy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев