Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Капремонт. Эшчеләрне фатирга кертергәме-юкмы?

Кулланучы соравына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре җавап бирә.

Сорау: Күптән түгел фатирыбызда евроремонт ясадык, торбаларны һәм сантехниканы тулысынча алыштырдык. Хәзерге вакытта безнең йортка капиталь ремонт ясарга уйлыйлар. Билгеле, бу бик яхшы. Ләкин безнең фатирдагы торбаларны алыштырабыз, диделәр. Нишләргә? Эшчеләрне кертергәме-юкмы? Чөнки торбаларны алыштыргач, евроремонтның эзе дә калмаячак.

Җавап: Кызганычка каршы, торбаларны алыштыруга каршы килә алмыйсыз. Киләчәктә торбалар тишелә калса, сезне гаепләп, зыянны сездән түләтәчәкләр. Тик сез капиталь ремонт эшләренә алдан әзерләнә аласыз. Эш шунда, закон буенча, йортны капиталь ремонтлаучы оешма сезнең фатирның хәлен начарайтырга хокуклы түгел. Икенче төрле итеп әйткәндә, сезнең фатирны капремонтка кадәрге хәлдә калдырырга тиешләр. Ремонт башланганчы, сез хезмәт күрсәтүче оешмага мөрәҗәгать итегез. Аның вәкилләре, сезнең фатирны карап, санитар һәм техник торышы турында акт төзергә мөмкин. Әлеге хезмәт бушлай күрсәтелә, чөнки капиталь ремонтны сез планлаштырмаган. Актта сезнең ремонтның нинди материаллардан ясалуын, нинди сыйфатта булуын күрсәтә аласыз. Ремонтланган фатирны фотога төшерергә мөмкин – фотосурәтләр эш судка барып җиткән очракта кирәк.

 Фото https://vsiluzakona.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев