Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Канны ничек сыекларга?

Кан куермасын өчен нәрсә ашарга була

Иртән күбебез кофе эчәргә гадәтләнгән. Күпләр тәм-том белән чәй эчә... Ә менә табиблар иртәне берничә тамчы лимон суы кушылган җылы су эчеп башларга киңәш итә. Иртәнгә кан куера, эритроцитлар "ябышып" бетә, кан йөреше акрыная - бу төнлә сизелерлек сыеклык югалтканнан килә. Бер стакан җылы су канны сыеклый: эритроцитлар бер-берсеннән "ычкына", аралары зурая.

Нәтиҗәдә күтәренке кәеф, җиңел хәрәкәтләр күзәтелә башлый. Лимонлы су организмны токсиннардан чистарта. Җылы су ашказанын да "уята". Эчәклектән азык калдыклары, лайлалар юып төшерелә. Шулай ук артык авырлыктан да арындыра.

Ә канны сыеклар өчен тәүлеккә 1- 1,5 литр су эчәргә кирәк. Бары чиста су! Кофе, чәй, сок, морслар моңа керми.

Шулай ук кофе, спиртлы эчемлекләр дә канны куерта, анысын да истән чыгармаска кирәк. Тозлы, ысланган ризыклар шулай ук файдага түгел. Тарту, стресслар, кайбер чирләр (шикәр чире) канны куерта, ди табиблар. Еш һавада булырга, йокы туйганчы йокларга киңәш итә алар. Кан сыеклый торган даруларга караганда, үләннәрдән файдалануны кулайрак курәләр. Даруханәдән донник (кандала үләне), ак тал каерысы алып эчү, гирудотерапия куллану (сөлек организмга кан сыеклагыч матдәләр җибәрә икән!) кан сыеклату өчен иң үтемле чараларның берсе булып тора.

Шулай ук сарымсак, укроп, сельдерей, петрушканы канны сыеклату өчен дә кулланалар.

Фото:   pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/zdorovie/kanny-nichek-syeklarga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев