Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кан басымын төшерә торган биш ризык

Калийга бай ризыклар югары кан басымы белән бәйле проблемаларны киметә дип саный табиблар.

Кайбер ризыкларның составына керүче калий, тозның организмга ясаган тискәре йогынтысын җайга салырга һәм кан басымын төшерергә сәләтле. Бу хакта Express сайтына сылтама белән “Российская газета” https://rg.ru/2019/04/07/davlenie-produkti.html

яза.

Тоз куллану кандагы натрий күләмен арттыра һәм зәгыйфь балансны боза, бөерләрнең суны чыгару сәләтен киметә. Ә калийга бай продуктлар бу балансны торгыза, бөерләргә нәтиҗәлерәк эшләргә ярдәм итә һәм шул сәбәпле артериаль басымны төшерә.

Мондый нәтиҗәгә ирешү өчен белгечләр рационга баллы бәрәңге, банан, томат соусы, әфлисун согы һәм тунец балыгы өстәргә куша. Ләкин калийның артык күп булуы да зыянлы булырга мөмкин, шуңа күрә сак булырга кирәк. Бигрәк тә бөерләре авыру кешеләр яки югары кан басымыннан дарулар эчә торган кешеләр моңа игътибар итәргә тиеш.

Шулай ук кан басымын җайга салу өчен спорт белән дә даими шөгыльләнергә кирәк.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/kan-basymyn-t-sher-torgan-bish-rizyk/

Фото https://pixabay.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев