Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Калкансыман биздәге авыруларның билгеләре нинди?

Калкансыман бизнең дөрес эшләмәвенең ун билгесе.

Гаиләдә моңарчы кемнең дә булса калкансыман биз белән проблемалары булу
Әгәр якын туганнарның кайсы да булса калкансыман биз авырулары белән интегә икән, авыру куркынычы бермә-бер арта. Шулай ук гаиләдә аутоиммун авырулар – ревматоид артрит һәм склероз белән авыручылар булу да бу чирләрнең килеп чыгу куркынычын арттыра, дип яза "Здоровье" журналы.

Физик йөкләнешсез дә һәрвакыт мускулларның авыртуы
Калкансыман биз эшчәнлеге бозылу мускулларда авыртулар, уңайсыз тойгылар китереп чыгарырга мөмкин. Мәсәлән, гипотиреоз, ягъни калкансыман биздә гормоннар җитешсезлеге булганда еш кына мускулларда һәм буыннарда авыртулар, көзән җыерулар, шешенүләр булырга мөмкин. Бармакларда, беләзектә һәм беләкләрдә авырту, чәнчү дә гипотиреоз билгеләре.
Әгәр калкансыман биз гормоннарны артык күп эшләп чыгара икән (бу гипертиреоз), мускулларның тонусы төшәргә, һәрдаим хәлсезлек тоярга мөмкин. Шулай ук, гади генә хәрәкәтләр ясаганда дә, мәсәлән, баскычтан менгәндә, кулга әйберләр алганда, очлыкларны күтәргәндә, хәтта ризык йоткан вакытта да авырлык булуы ихтимал.

Биек якалы киемнәрне кию уңайсызлык тудыра
Муен шешкән һәм калынайган кебек тоелса, водолазка кигәндә, галстук бәйләгәндә, йотканда, тамакта авырту кебек уңайсызлык тоела икән яки тавыш үзгәрсә, болар калкансыман биз авыруы билгеләре булырга мөмкин. Гадәттә мондый үзгәрешләр, биз зурайганда күзәтелә.

Чәч юкару һәм тире кору
Калкансыман биз эшчәнлеге бозылганда бигрәк тә чәч һәм тире нәзберек була. Мәсәлән, гипотиреоз булганда чәчләр сынучанга әйләнә, тупаслана һәм корый. Калкансыман биз горомоннары җитешмәүнең тагын бер билгесе – тире корый, калыная һәм купшаклый башлый. Гадәттә бу проблемалардан кремны алмаштырып яки косметологка барып кына котылып булмый.

Калкансыман бизнең җитәрлек дәрәҗәдә эшләмәүнең уникаль билгесе – кашның читтәге өлешендәге төкләрнең коелуы.
Чәчләрнең хәлсезләнүе һәм коелуы гипертиреоз вакытында да күзәтелергә мөмкин. Шулай ук тире бик сизгергә әверелә һәм юкара.

Ашкайнату белән проблемалар
Сәламәт туклануга, даими физик йөкләнешләргә дә карамастан, гади дәвалауга бирешми торган эч кибү яки эч китү күзәтеләме?
Диета белән дә, махсус дарулар белән дәвалап булмый торган авыр һәм озакка сузылган эч кату еш кына гипотиреоз билгесе була.
Ә диарея һәм ярсыган эчәклек синдромы бер сәбәпсез озак кына дәвам итсә, бу да еш кына гипертиреоз белән бәйле була.

Хатын-кызларда менструаль цикл бозылу
Менструаль циклда сизелерлек үзгәрешләр, бигрәк тә аның дәвамлылыгы, кан күләме һәм аның ешлыгы калкансыман биз эшчәнлеге бозылу нәтиҗәләре булырга мөмкин. Авыр, еш була торган һәм авыртулы күрем гипотиреоз булганда күзәтелә. Гипертиреоз булган хатын-кызларда исә күрем сирәк килә һәм кыска була, хәтта тулысынча бетәргә дә мөмкин.

Холестерин күләме диеталар белән дә, дарулар белән дә кимеми
Холестерин күләме югары булу хәтта яшьләр өчен гадәти хәл. Дөрес тукланмау, артык авырлык, хәрәкәт аз булу... Тик гадәттә әлеге проблема дөрес туклану һәм физик йөкләнеш белән җиңел генә хәл ителә. Яисә, җитдирәк очракларда махсус препаратлар белән җиңеп була. Әгәр бу чаралар ярдәм итми икән, канда холестерин артуның сәбәбе гипотиреоз булырга мөмкин.
Ә холестерин күләме кинәт кими икән, сүз диагностика ясалмаган гипертиреоз турында бара.

Кәеф еш үзгәрү, бер сәбәпсез куркулар барлыкка килү
Күңел төшенкелеге билгеләре һәм шомлану, шул исәптән паникага бирелү калкансыман биз авыруы булырга мөмкин. Гипотиреоз вакытында кәеф төшү, эш сәләте кимү һәм депрессия, ә гипертиреоз булганда курку һәм паника күзәтелә. Калкансыман биз эшчәнлеге бозылган вакытта табиб билгеләгән антидепрессантлар нәтиҗәле булмаска мөмкин.

Берничек тә ябыгып яки авырлык җыеп булмау
Гипертиреозның бер билгесе – балтыр тиресенә тимгелләр чыгу. Бу тиреодид дермопатия дип атала.
Аз калорияле диета тотып, спорт белән даими шөгыльләнеп тә гәүдә авырлыгы бер килеш тора яки киресенчә артамы? Бу проблемалар гипотериоз билгеләре булырга мөмкин. Гипертиреоз булганда киресенчә, хәтта яхшылап тукланганда да авырлык кими.

Көч булмау, һәрвакыт йокы килү
Хроник хәлсезлек тою, йокы килү, хәтта 8-10 сәгать йоклап та таркаулык халәте – гипотиреоз билгеләре. Ә гипертиреоз булганда йоклап китү һәм йокысызлык белән бәйле проблемалар барлыкка килә, бу көндез йокы килүгә һәм эш сәләтен югалтуга китерә.

Калкансыман биз авыруларының күп симптомнары башка чирләрнекенә охшаган. Әгәр алда санап кителгән билгеләрнең берничәсен үзегездә сизгәнсез икән, табибка баруны кичектермәгез. Чөнки калкансыман биздәге ачыкланмаган тайпылышлар симерү, йөрәк авырулары, депрессия, җенси тайпылышлар һәм башка авырулар килеп чыгу куркынычын арттыра.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/kalkansyman-bizd-ge-avyrularny-bilgel-re-nindi/

Фотоhttps://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев