Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Какаоның нинди файдасы һәм зыяны

Бу эчемлек чама белән эчкәндә генә файдалы.

Какаодагы файдалы матдәләр һәм бу эчемлекне ни өчен бөтен кешегә дә эчәргә ярамавы турында терапевт, диетолог, нутрициолог Мария Черняевага сылтама белән Спутник радиосы сайты яза.

Какао кәефне күтәрә, энергия бирә һәм бу алдавыч хис кенә түгел. Әлеге эчемлек составына чыннан да шундый эффект бирә торган матдәләр керә.

 «Какао антиоксидантларга, полифенолларга бай, ул иммунитетны ныгытырга, кәефне күтәрергә сәләтле. Какаода бик күп магний бар, ә магний нерв, йөрәк-кан тамырлары системаларын ныгытырга ярдәм итә, организмда алмашу процесслары сыйфатын яхшырта», — диде табиб.

Әмма бу эчемлек чама белән эчкәндә генә файдалы, дип кисәтте ул.

«Какао — бик калорияле эчемлек. Әле аңа тагын маршмеллоу яки шикәр өстәсәң яки бу тиз эри торган эчемлек булса (мондый төренә башта ук шикәр кушылган була) бу бер тәүлеккә киңәш ителгән калория күләменә бик көчле «удар» була. Көненә ике чынаяктан да күбрәк какао эчәргә ярамый», — диде Мария Черняева.

Шулай ук какао составында кофеин булуын да онытмаска кирәк.

«Тагын бер мөһим нәрсә: какаода кофеин бар, шуңа күрә йөкле хатын-кызларга һәм мәктәп яшеннән кечерәк балаларга какао эчмәү хәерлерәк. Калганнар исә, бу эчемлекне көннең беренче яртысында эчә ала, ул көч кертеп җибәрә. Әмма төнгә каршы эчсәң, ул кофе яки каты чәй эчкән кебек нәтиҗә бирәчәк һәм йоклап китү авыр була», — диде диетолог.

Моннан тыш, какао сатып алганда аның кабындагы язуларны яхшылап укырга кирәк. Какаоны эшкәрткәндә еш кына селте кулланыла һәм аның кисәкчекләре порошокка эләгергә мөмкин. Шуңа күрә төргәктә Organic дигән тамга булуны карарга кирәк, — дип йомгаклады Мария Черняева.

Фото: /pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев