Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Июльдә җыясы дару үләннәре

    Июль аенда җыела торган үләннәрнең исемлеген әйтеп үтәбез

    Пәйгамбәр тырнагы

    Икенче төрле атамасы – календула. Июль аенда чәчәк ата башлый. Дару сыйфатында аның яңа гына ата башлаган чәчәкләрен җыялар. Таҗ яфракларының төсе никадәр җетерәк, шифалы үзлеге дә шуның кадәр күбрәк була. Календуланы табигый антибиотик дисәң дә була. Аның стрептококк, стафилококк һәм башка микробларга каршы тору үзлеге билгеле. Халык медицинасында башлыча ашказаны чирләре – ашказаны җәрәхәте, гастрит, бөерләр, талак, үт куыгы авыруларын дәвалау өчен кулланыла. Шулай ук тире авыруларын – төрле киселү, үлекле яра, пешкән, өшегән урыннарны дәвалаганда да шифасы бар. Календуланы хатын-кыз үләне дип әйтүләре дә юкка гына түгел. Гинекологиядә ул аналык җиңсәсе ялкынсыну – эрозияне дәвалаганда кулланыла.

    Моның өчен 1 чәй кашыгы вакланган чәчәкләрне 1 стакан суда төнәтеп, спринцевание ясыйлар.

    Балаларның авыз эче бозылу, теш казналыгы шешү, ангина кебек чирләрдән дә шифасы бар календуланың.

    Пәйгамбәр тырнагы төнәтмәсен ясар өчен: 2 аш кашыгы вакланган чәчәкләрне эмаль савытка салып, 200 мл кайнар су коялар һәм «су мунчасы»нда 15 минут кайнаталар. 45 минут бүлмә температурасында суытып, сөзәләр. Төнәтмәне кабат 200 мл күләменә җиткереп, ашарга 30-40 минут кала көнгә яртышар стакан 2-3 тапкыр эчәләр. Халыкта әлеге үләннең спирттагы төнәтмәсен яман шешкә каршы тору чарасы буларак та кулланыла. Спирттагы төнәтмәсе болай ясала: 1 өлеш үләнгә 10 өлеш (чәчәкләрне ачылып беткәнче чәчәк корзины белән җыярга кирәк) 70 процентлы чиста спирт алына. Спиртлы төнәтмә 10-30 тамчы күләмендә көнгә 2-3 тапкыр кулланыла.

    Кура җиләге

    Күп кеше кураны бары тик тирләткеч чара буларак кына белә. Моннан тыш ул матдәләр алмашын яхшырту, аппетитны ачу чарасы буларак да шифалы. Шулай ук аның ашказаны-эчәк авырулары, атеросклероз һәм диабеттан да шифасы бар. Халык медицинасында кура җиләге салкын тигәннән, хәлсезлектән, ревматизмнан кулланыла. Аның шулай ук айныткыч тәэсире булуы да билгеле. Кура җиләгенең тамырын бронхит, бума ютәл (бронхиальная астма) вакытында кулланалар. Моның өчен: 1 аш кашыгы вакланган тамырны 2 стакан су белән төнәтәләр. Дару максатында кураның җиләкләрен яфраклары белән бергә җыеп киптерәләр, аннары ваклыйлар.

    Әнис

    Русча атамасы – тмин.

    Дару сыйфатында өлгергән орлыклары җыела. Әнис аппетитны ачу, ашкайнатуны яхшырту чарасы буларак кулланыла. Шулай ук аның эчне йомшарту үзлеге дә билгеле. Әнис орлыгы үт бүленеп чыгуны арттыра, ашказаны асты бизенең эшчәнлеген яхшырта. Шунлыктан аны ашказаны, үт куыгы, панкреатитны дәвалаганда кулланалар. Болардан тыш, әнис орлыгы тын юллары ялкынсынуны да дәвалый. Әнис суы балаларның эч авыртуын басарга сәләтле. Төнәтмәсен ясау өчен: 2 аш кашыгы әнис орлыгын 200 мл (1 стакан) суга салып, 15 минут «су мунчасы»нда төнәтәләр. 45 минут суытып, сөзәләр. Ашаганнан соң көненә 2-3 тапкыр чирек яки ярты стакан күләмендә эчәләр.

    Игътибар: үләннәр белән дәваланганчы, табиб белән киңәшегез!
     

    Фото: pixabay.com/

    Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/zdorovie/iyuld-yyasy-daru-lnnre

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: