Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Июль башында кыяр утыртыгыз

Көзен дә яшел кыяр ашарсыз.

Быел июнь бик салкын ай булды. Яшелчә-җимешләр башка еллардагы кебек гөрләп үсә алмады. Ниһаять, июльдә җылы көннәр башланачак, дип ышандыра синоптиклар. Димәк, кайбер яшелчә-үләннәрне тагын бер тапкыр чәчәргә мөмкинлек бар әле. Иренмәгән очракта, август урталарында бакчада яңа гына өлгергән яшелчәләр өзеп ашарга була.

Бу атнада Ай үсә башлады, шуңа да шимбә һәм якшәмбе көннәре утырту өчен уңышлы санала. Теплицада укроп, базилик, салат һәм башка яшел тәмләткечләр артык үсеп, картаеп беттеме? Һич тә борчылмагыз, аларны тагын бер тапкыр чәчәргә була. Моннан тыш, кыяр, редис, дайкон, борчак та утырта аласыз. Алар тиз өлгерә һәм җылы көннәрдә сезне мул уңыш белән сөендерәчәк әле.

Тәҗрибәле бакчачылар теплицада бушаган урыннарга июльдә дә кыяр, укроп, салат кебек яшел тәмләткечләр утырта. Көзге салкыннар башлангач та өстәлдә яшел кыяр булуы җәйне искә төшерә.

Фото: татар-информ

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев