Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Иске Яңа елда нишләргә ярамый?

Бүген - Иске Яңа ел. Белгечләр бу көнне дөрес үткәрергә киңәш итә.

Бүген артык көч сарыф итәргә, эшләргә ярамый. Югыйсә, ел буе арыган булырсыз.

Бүген ярдәм сораучыларга – ярдәм итү, гафу үтенгәннәрне гафу итү мөһим. Шулай ук көнләшүдән, талашудан, ачулану-үпкәләүдән сак булыгыз!

Өйдә нидер ватылса, шунда ук чыгарып ташлагыз. Моны өйдән яхшы энергия чыкмасын өчен эшләргә кирәк.

Бүген бурычка акча алмагыз, бурычка бирмәгез! Шулай итсәгез, фәкыйрьлектән качарсыз. Вак акча да санамагыз. Югыйсә, ел күз яшьләренә бай булачак.

Якыннарыгыз нидер сораса, үтенечләрен һичшиксез үтәгез. Югыйсә, аларны югалтырга мөмкин.

Иске Яңа ел белән! Бәхетле булыгыз!

 Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев