Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Иске орлыкны чәчеп тә тормагыз!

Аларның саклану вакытын исәпкә алыгыз.

Иске орлыкларны чәчүнең мәгънәсе юк, алар барыбер чыкмаячак. Түбәндә кайбер яшелчә һәм чәчәк орлыкларының саклау вакытын тәкъдим итәбез:

* сельдерей, пастернак, суган-слизун, берьеллык астра, бәрхет, космея, дельфиниум — 1-2 ел.

* петрушка, суган, шнитт, кузгалак, рәваҗ, спаржа, тмин, укроп, кресс-салат, иссез әрем, чабыр үләне, фенхель, шалфей, майоран, мелисса, миләүшә чәчәге, күкчәчәк, гайлардия, георгин, иберис, пиретрум, кыңгырау чәчәк, маттиола, шалфей, хризантема — 2-3 ел.

* кишер, салатлар, цикорий, чөгендер, шалкан, шпинат, баклажан, татлы борыч, календула, люпин, маргаритка, настурция, петуния, шток-роза — 3-4 ел.

* борчак, кузаклылар, фасоль, редис, ачы торма, брюква, кабак, рәйхан, кәбестә, помидор, гвоздика, хуш исле борчак, ачы борыч — 3-5 ел.

* ташкабак, патиссон, кыяр, кавын, карбыз — 6-8 ел.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев