Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Иртән йокыдан ничек җиңел генә торырга?

Иртәне дөрес башлау өчен тулы бер кагыйдәләр җыелмасы бар. Үзегезгә туры килгәнен сайлап алырга, аралаштырырга була. Күзне ачудан алып, тәмам уянып беткәнчегә кадәр, адымлап санап чыгарбыз.

Будильник шалтыравын дәвам итә икән, аны сүндереп куегыз – үзенең төп эшен башкарган инде ул.

Баш очына куелган лампаны яндырыгыз. Ут яктысы организмны уятып җибәрә.

Киерелеп яки авыз ачып иснәп алыгыз. Без йокы килгәндә түгел, ә киресенчә, уянырга теләгән вакытта иснибез. Шуңа күрә иртәләрен авыз ачып иснәү хәтта файдалы да.

Елмаегыз һәм яхшы кәефкә көйләнегез. Әле көн башлана гына. Сез яхшы кәеф юрасагыз гына көн күңелле, яхшы булыр.

Иртән бер чынаяк су эчү - бик кирәкле һәм файдалы эш. Тизрәк уяну һәм йокыдан соң организмдагы су күләмен җайга салу өчен иртән ким дигәндә бер стакан су эчү мәҗбүри.

Зарядка ясагыз. Әллә нинди катлаулы күнегүләр ясарга, өйдә штанга яки бихисап герләр куярга кирәкми. Бары тик бераз мускулларны йомшартып җибәрергә һәм тартылып-сузылып алырга кирәк. Болай эшләгәндә организм тизрәк уяначак һәм тонуска киләчәк.

Салкын су белән юыныгыз яки контраст душ керегез. Бу кәефне күтәреп җибәрүнең тагын бер яхшы ысулы. Зарядкадан соң бигрәк тә урынлы булачак.

Иртәнге аш – иртәнең яхшы башлангычы. Ул сезгә көне буена җитәрлек энергия бирәчәк. Көн дәвамында ничә мәртәбә ашасагыз да, иң мөһиме - иртәнге аш. Җиләк-җимешләр белән солы боткасы, йогурт, йомырка һәм тавык ите – иртәнге аш өчен иң шәп ризыклар: сайлап алыгыз да атналык рационыгызны төзегез.

Көннең беренче яртысында майлы һәм әче ризыклар кулланмагыз, ризыкка сироплар өстәмәгез. Исегездә тотыгыз: туену хисе ашый башлап, 10 минут узганнан соң килә, ашалган ризыкның үзләштерелгәнен көтегез.

Алда санап кителгән киңәшләргә өстәп, дәртле, күңелле җыр тыңлау да уянып бетәр өчен ярдәм итәчәк.

Иртән саф һавада йөрү дә яхшы нәтиҗә бирәчәк. Йокыдан соң урамда йөрү тулысынча уянып бетәргә ярдәм итә.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/irt-n-yokydan-nichek-i-el-gen-toryrga/

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев