Ирләр хатыннарның моны ешрак эшләвен тели
Иреңнең күзеңә генә карап торуын телисеңме? Сезгә берничә киңәш тәкъдим итәбез
- Башыңны күкрәгенә сал. Ул үзен гайрәтле итеп хис итәчәк. Ул бит – терәк!
- Массаж ясарга тәкъдим ит. Ир-атлар тәненә бармак очлары белән кагылганны ярата.
- Арттан килеп кочакла. Бу вакытта аның өчен бөтен дөнья туктый. Уйламаганда килеп елышуың, аңа ышаныч бирә: ярата!
- Көн дәвамында смслар яз. Бары тик хәлен сорау да җитә. Болай эшләп аны уйлаганыңны күрсәтәсең. Тик артыкка гына китмәсен.
- Аның белән бәйле бар нәрсәгә игътибарлы бул. Игътибарны бар кеше ярата.
- Һәрвакыт күзенә кара. Бу бигрәк тә яратышканда мөһим. Онытма!
- Вакытын бәяләгәнеңне күрсәт. Ир-ат үзе белән уйнаганын яратмый. Флирт – күңелле, әмма ул кыска булырга тиеш.
- Аның белән бергә җырла һәм бие. Мондый вакытларда гадәттә без ихлас булабыз. Ә ирләр ихласлыкны ярата.
- Аны һәрвакыт мактап тор. Хатын-кызларда гына түгел ирләрдә дә комплекслар булмый калмый. Аларга да үз бәяләрен күтәрү мөһим.
- Аның белән уенчак (шат табигатьле) бул. Инде озак яшәвегезгә карамастан, бу сыйфатыңны югалтма.
- Сөйләшкән вакытта тот та иреннәреннән үп. Кисәк булган мондый назны бик ярата алар.
- Аның хоббие белән кызыксын. Ул шөгыльне бергәләп башкарсагыз, тагын да шәп булачак.
- Чәчләреннән сыпыр. Колак артын кашыганны эт белән песи генә яратмый.
- Хыялларын чынга ашыруда мотиватор бул. Аның максатларына теләктәшлек белгертмисең икән, мөнәсәбәтләр челпәрә киләчәк.
- Аның киемен ки. Кинодагы кебек яратышканнан соң аның күлмәген кию турында гына сүз бармый.
- Аны кулыннан тот. Күп еллар яшәсәгез дә, бу гадәтне онытма.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев