Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ир белән хатын арасында кешегә сөйләргә ярамый торган биш сер

Гаилә таркалмасын өчен, бөтен әйберне дә «урамга чыгарып селкү» кирәкми.

Интим фотоларны беркемгә дә күрсәтмәгез. Сез икәү генә төшкән, ир яки хатын гәүдәсе ачык күренеп торган сурәтләрне читкәрәк алып кую хәерле.

Финанс проблемаларын да беркем белергә тиеш түгел. Вакыт узгач, бар да көйләнә, ләкин синең ирең яки хатының турында башкалар начар уйлап калырга мөмкин. Ә бу аның үзбәясенә йогынты ясый, кимсетә.

Гаиләдәге җәнҗалны беркемгә сөйләргә ярамый. Чит кешеләр кем хаклы, кем гаепле икәнен билгели алмый, ләкин аларның субъектив фикере ир яки хатынның репутациясен бозып ташлавы ихтимал.

Шәхси тормыш сер булып калсын. Ир яки хатын сөйгәненә күңелен бушата, ләкин ул серләрен урамга чыгып сөйләүне теләми бит.

Интим тормышта проблемалар булса, алар турында табиб белән киңәшү кирәк.


Фото:  http://pixabay.com

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/13-05-2020/ir-bel-n-hatyn-arasynda-kesheg-s-yl-rg-yaramyy-torgan-bish-ser-5742077

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев