Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Йомырканы нәрсә алыштыра ала?

Һәрбер хуҗабикәнең көндәлек тормышта куллана торган серләре бар. Шулай ук, һәр хатын-кызның аеруча уңышлы килеп чыккан камыр ашлары бар.

Аш-суга оста булган хуҗабикәләрнең кайбер киңәшләренә күз салыйк әле.Әгәр суыткычта йомырка калмаган булса, нишләргә? Шушы сорауга бүген алар җавап бирә.Йомырканы нәрсә алыштыра ала?
Әче камырга:
1 йомырка — 2 аш кашыгы бәрәңге яки кукуруз крахмалы.
1 йомырка — 1 аш кашыгы коры сөт, 2 аш кашыгы су, 1 аш кашыгы кукуруз крахмалы.
1 йомырка — 2 аш кашыгы су, 2 чәй кашыгы пекарня порошогы.
1 йомырка — 1 аш кашыгы сөт, ярты аш кашыгы сода, лимон согы.
1 йомырка — 2 аш кашыгы сөт, 1/4чәй кашыгы көпшәкләгеч (рахрыхлитель).

Татлы камырга:
1 йомырка — изелгән 1 банан.
1 йомырка — 3 аш кашыгы чикләвек мае.
1 йомырка — 2 аш кашыгы суда җебетелгән солы лачаулары (хлопья).
1 йомырка — 3 аш кашыгы майонез.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев