Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Инсульт булмасын дисәң...

Менә сезгә биш киңәш.

Гарвард медицина мәктәбе инсульт булдырмау буенча биш киңәш бирде.

Барыннан да элек туклануга игътибар бирергә кирәк. Ризык организмга зыян китерергә дә, аны дәваларга да мөмкин. Сәламәтлекне артык майлы, баллы һәм тозлы ризык бетерә.

"Гипертония, әгәр дә аны дәваламасаң, инсульт куркынычын ике яки дүрт тапкыр арттырырга мөмкин. Артериаль кан басымы күрсәткечләрен тоз куллануны киметеп яхшыртырга мөмкин", - дип билгеләп үтә Гарвард белгечләре.

Икенчедән, табиблар казылык, чипсы һәм ысланган ризыкларны балык, миндаль, авокадо, рапс, кукуруз һәм көнбагыш маена алмаштырырга киңәш итә. Өченче пункт булып табиблар җиләк-җимеш куллануның мөһимлеген билгели.

Спорт шулай ук сәламәтлеккә яхшы тәэсир итә. Кан басымы нормасында көн саен 30 минутлык тренировкалар ярдәм итәчәк. Моннан тыш, физик күнегүләр авырлыкны нормада тотарга булыша, бу да инсульт ихтималын киметә.

Ә менә тәмәкедән баш тартырга кирәк. Тәмәке тарту кан тамырларын зыянлый һәм артериаль кан басымын арттыра, шул рәвешле баш миен кан белән тәэмин итү куркынычын арттыра.


Фото: pixabay.com

Чыганак:   http://atnya-rt.ru/news/me-d-ber-kish/insult-bulmasyn-dis

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев