Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Иммунитетны ныгыта торган арзанлы ризык

    Вируслы авырулар ияртмәс өчен, беренче чиратта, иммунитет нык булырга тиеш.

    Табиб иммунитетны ныгыту, арыганлык хисен бетерү өчен диңгез кәбестәсе ашарга кирәк дип саный.

    Самара Диетология һәм диетотерапия фәнни-тикшеренү институты директоры Михаил Гинзбург иммунитет нык булсын өчен диңгез кәбестәсе ашарга куша. Ул консервланган да, чипсы рәвешендә дә булырга мөмкин. Табиб сүзләренчә, бу ризыкны бөтен кеше сатып ала ала, ул арзанлы продукт.

    Диңгез кәбестәсе, икенче төрле ламинария, хроник арыганлык хисен дә бетерергә ярдәм итә. Чөнки аның составында йод матдәсе күп күләмдә була.

    «Диңгездән ерак төбәкләрдә яшәүчеләрдә йод дефициты була. Бу исә калкансыман биз эшчәнлеге бозылуга китерә, гипотиреоз авыруы куркынычы туа. Бу авыруның беренче билгесе — даими арыганлык халәте», — дип аңлата Гинзбург.

    Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/24-03-2020/immunitetny-nygyta-torgan-arzanly-rizyk-n-rs-ul-5730835

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: