Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Җиләкле мохито рецепты

Әлеге эчемлекне кышка сакларга да ясап куярга мөмкин, эссе көндә сусауны басу өчен дә ясарга була.

Бу эчемлекне баллы коктейль, мохито, компот дияргә дә була.

Мохито өчен виктория җиләге, лимон, бөтнек, шикәр комы кирәк булачак. Җиләкләрне юарга һәм чистартырга, лимонны юарга һәм телемләр кисәргә.

Банкаларны һәм капкачларны стерильләштерергә.

3 литрлы банкага: 500 грамм җиләк, ике түгәрәк телем лимон һәм 3-4 ботак бөтнек, 280 грамм шикәр комы салырга. Аларның өстенә кайнап чыккан су коярга. Банканың капкачларын ябып, 20 минут шулай тотарга. Аннары суны кәстрүлгә бушатырга, шикәр комы салып кайнатып чыгарырга һәм янә җиләк-җимеш өстенә салырга. Банканың капкачларын ябып банканың өстен аска әйләндереп төреп куярга. Банкалар суынгач салкын урында сакларга.

Фото: pixabay.com/

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев