Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Җиләк-җимеш агачы үсентесен ничек сайларга һәм дөрес итеп утыртырга?

Апрель-май - бакчага агачлар утырту өчен иң яхшы вакыт, ди белгеч.

30 ел буена бакчачылык белән шөгыльләнүче Владимир Диденко җиләк-җимеш агачы утырту буенча киңәшләрен «Челнинские известия» хәбәрчесенә сөйләгән.

«Апрель–май — агачлар һәм куакларны ачык туфракка утырту өчен идеаль вакыт. Туфрак халәтенә карап эшләгез. Көрәк җиргә җайлы гына керә торган булырга тиеш. Апрель уртасы — агач утырту, ул яхшылап үсеп китсен өчен бик яхшы вакыт. Хәзер алмагач, чия, груша, слива кебек җаның ни тели, шуны утыртырга була», — ди ул.

Үсентене махсус питомниклардан гына алырга кирәк. Алар үз төбәгебездә үскән булуы хәерле. Бары тик сәламәт һәм яхшы, корткычлары һәм авырулары булмаган үсентеләр генә утыртыгыз. Кабыгында механик яралар булмасын, ди ул.

«Чәчәк ата башлаган үсентеләрне алырга ярамый. Утырткач, һава торышы начарланса, әле апрельдә салкын көннәр булыр, чәчәкләр коелып бетәчәк, яфраклары зәңгәр, сары, кызыл төскә керәчәк», — дип кисәтә агроном.

Урамда теләсә кайдан үсенте алу начар, прививкалыларын бигрәк тә. Алардан әллә ниләр үсеп чыгарга мөмкин, ди Диденко.

Җиләк-җимеш агачлары барысы да күпьеллык, алар бары тик 3-4 елдан гына уңыш бирәчәк.

Җиләк-җимеш агачлары кояшлы, якты, үтәли җилсез урында яхшы үсә. Түбән һәм сазлыклы урынга утыртмагыз. Агачларны болытлы һәм җилсез көнне, иртән иртүк яки кич белән утыртырга кирәк, диелә хәбәрдә.

Фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев