Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Идәнне дөрес юсагыз... акча килер!

Белгечләр ышандыруынча, дөрес көнне, дөрес чүпрәк белән, дөрес итеп оештырылган җыештыру баерга ярдәм итә ала.

Себеркегә игътибарлы булыгыз. Аны сабы белән аска каратып куегыз. Себерке гел чиста булырга тиеш. Вакыт үтү белән яңага алыштырып торыгыз. Үз өегезгә себеркене үзегез генә сатып алыгыз!

Дүшәмбе, җомга һәм якшәмбе өй җыештырмагыз. Башка көннәрдә ярый. Югыйсә, өегездән иминлекне дә “юып” төшерергә мөмкинсез.

Тузанны кызыл чүпрәк белән сөртегез! Баерсыз. Ә менә искергән киемегезне җыештыру, идән юу өчен кулланмагыз — акчасызлыкка.

Чүпне кояш баеганнан соң чыгармагыз.

Керне чәршәмбе юу иң яхшысы икән. Кич кер юып, тышка элмәгез, төнгелеккә тышта калдырмагыз. Керләргә Ай нуры төшү хәерчелеккә китерергә мөмкин, имеш.

Идәнне дә кояш баеганнан соң юарга керешмәгез. Моны көндез эшләү хәерле булыр.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев